поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.03.2022 Җәмгыять

Бакчачыларга сөенче: дәүләт тагын акча бирә

Татарстан бакчачыларын яңа сезонда яңалыклар көтә. Дөресен әйтергә кирәк, күңелле яңалыклар. Чөнки акча белән бәйле. Моңа бәйле закон проектын бүген Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында карадылар.

Комитет җитәкчесе Азат  Хамаев билгеләп үткәнчә, бакчачылык ширкәтенә кагылышлы федераль закон бар. Әмма анда ачыклык кертә торган сораулар шактый. Шул бушлыкны тутыру максатыннан, республика парламенты вәкилләре үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә дә инде.
 
“Бакчачылык ширкәтләреннән безгә мөрәҗәгать иттеләр һәм законны хәзерге таләпләргә туры китереп эшләүне сорадылар. Закон нигезендә, 2017 елдан алып, бакчачыларга юллар төзелешенә акча бирелә”, - дип искәртте комитет рәисе.
 
Хәзергә кадәр бүлеп бирелә торган акчаларга газ, электр, су һ.б. төрле инфраструктураны бакчачылык ширкәтләренә кадәр китерергә мөмкин.  Ә ширкәт эчендә моның өчен участок хуҗалары акча түли.
 
“Авыл советларында 1: 4 чагыштырмасында, үзсалым акчасы җыела. Ширкәт вәкилләре дә шул система нигезендә эшләргә тәкъдим итә. Закон проектына килгәндә, без аны беренче укылышта гына караячакбыз һәм кабул итәчәкбез, чөнки сораулар бар. Икенче укылышка әзерләгәндә, депутатлар, дәүләт эшлеклеләре үзгәрешләр кертә алачак. Бу проект апрель аенда тулысынча кабул ителер дип уйлыйм”, - диде Азат Хамаев.
 
Республика казнасыннан узган ел бакчачылык ширкәтендәге эшләргә  300 млн сум акча бүленгән булган. Тик бу механизм эшләп бетмәде, ди комитет җитәкчесе. Аннан, ширкәтләр шактый күп һәм ел саен бер үк бакчачыларга акча бирү дә дөрес түгел. Бу эш чират буенча барырга тиеш. Закон проектын кабул итү шуның өчен дә таләп ителә.
 
Проектны депутат Валерий  Власов язган. Аның фикеренчә, республикада бакчачылык ширкәте белән эшләүгә зур игътибар бирелә.
 
“Закон нигезендә, субъектларга бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү мөмкинлеге каралган. Безнең республикада бу эшли һәм 2017 елдан алып әлеге максатка 2 млрд 700 млн сум акча бүленгән. Ул акчалар юллар, электр, чүп чыгаруга тотыла. Шул вакыт эчендә 125 чакрым юллар төзекләндерелгән, 133 чакрым электр чыбыгы сузылган һ.б. Бакчачылар моның өчен зур рәхмәт укый”, - ди проект авторы.
 
Әйтелгәнчә, закон субъектларга бакчачылык ширкәтләренә матди ярдәм күрсәтүне тыймый иде. Әмма муниципаль дәрәҗәдә бу мөнәсәбәтләр җайга салынмаган. Закон проекты кабул ителгәннән соң муниципалитетлар да бакчачыларга ярдәм итә алачак.
 
Быелгы вәзгыятьне истә тотсак, бакчада ял итүләр, 2020 елдагы кебек үк, актуаль булыр, мөгаен. Кибеттәге бәяләрне дә карасак, әле пай җирләренә дә яшелчә утырта башларбыз. Иң мөһиме сәламәт булыйк та, күгебез тыныч булсын!
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 05.03.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»