|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2022 Фаҗига
"Йөрәк сыкрый": Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров Станислав Герасимов үлеменә бәйле ЯЗМА урнаштырдыБаулы районы башлыгы Ильяс Исмәгыйль улы Гозәеров Украинада хәрби махсус операция барышында геройларча һәлак булган Станислав Герасимов үлеменә бәйле кайгы уртаклашты. Бу уңайдан ул үзенең инстаграмында зур пост урнаштырды. Аны "Матбугат.ру" укучыларына үзгәртмичә бирәбез: «Кайгылы хәбәр. Якташыбыз, контракт хезмәтенең кече сержанты Станислав Герасимов махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Вөҗданы кушуы буенча Станислав тормышта катлаулы һәм бик кирәкле ил сакчысы юлын сайлады. Ул ватандашларына чын батырлык, ныклык һәм тугрылык үрнәген күрсәтте.
Барлык баулылар исеменнән Станиславның әнисе Любовь Александровнаның, тормыш иптәше Евгения Олеговнаның, улының, бертуганнары Денис һәм Вадимның авыр кайгысын уртаклашам.
Йөрәк сыкрый.
Якташыбызның туганнарына, якыннарына, дуслары һәм хезмәттәшләренә Ходай сабырлык бирсен», — дип язган Ильяс Гозәеров.
--- |
Иң күп укылган
|