поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.03.2022 Шоу-бизнес

Гүзәл Әхмәтова: Ир кешегә түзәргә кыен. Хатын-кыз түзә

Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова Башкортстанның Әлшәй районы Кыпчак Аскар авылында укытучылар гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килгән.

Җырларда җырлана торган Дим елгасы буенда туып-үскәнгәнме, Гүзәл моңлы бала булып туган.

– Гүзәл, балачагың бәхетле уздымы?
– Бик бәхетле узды. Мин – гаиләдә өченче төпчек бала. 1,5 яшьтән җырлый башлаганмын. Ә инде 2 яшемдә әни мине сәхнәгә алып чыккан. Гаиләбездә барысы да – әти белән әни һәм ике апам да укытучылар. Әни бик матур җырлый, ә әти баянда уйный. Алар мәктәп һәм авыл тормышының барлык чараларында еш катнашты, мине дә йөрттеләр. Авылда мине шулкадәр яраттылар. Миннән башка бер чара узмады. Үзем дә рәхәтләнеп катнаша идем. Бик актив булдым, мәктәптәге бөтен түгәрәкләргә йөрдем. Хәтта өстәл теннисы, дзюдо белән шөгыльләндем. Ләкин иркә булсам да, тәртипсез үсмәдем, бар эшне дә үзем белеп башкардым.
 
– Элеккеге Гүзәл хәзергесеннән нык аерыламы?
– Ул кадәр үк аерыла димәс идем, ләкин бала тапканнан соң, бераз йомшардым. Элек тиз кызып китә идем. Теге яки бу очракта катырак бәрелгән булсам, бүген аны тыныч кына үткәреп җибәрергә мөмкинмен.
 
– Ирең хыялыңдагы кеше идеме?
– Ирем шундый булсын иде, дигән уй-хыяллар булмады миндә. Ул турыда бөтенләй уйламадым. Язмышыма язылган кеше очрар дип яшәдем. Ә иң кызыгы: кияүгә чыгарга курка идем. Бәлки ирекне чикләрләр дип курыкканмындыр. Шуңа күрә кияүгә чыгуны мөмкин кадәр суздым. Кызымның әтисе Рәфис белән тиз генә очраштык та, тиз генә өйләнештек. Мартта никахлаштык, июньдә туй булды. Туйда рәхәтләнеп биедем. Әйтерсең лә, мин башка кешенең туенда күңел ачтым. Кияүгә чыкканымны августта гына аңлаганмындыр.
 
– Юлларыгыз ни сәбәпле аерылды?
– Беренчедән, бер-беребезне белеп бетермичә тиз генә өйләнештек. Бәлки шулай язгандыр, никах сәгатем җиткән булгандыр. Икенчедән, артист кеше булгач, гастрольләргә йөрергә туры килде. Ир кешегә түзәргә кыен. Ир-ат артистларга җиңелрәк, алар айлар буе гастрольдә йөрергә мөмкин. Хатын-кыз түзә. Ә безнең очракта иремә авыр булды, һәм аны аңлыйм да. Гаилә корганчы, ул хакта уйламагандыр, тормыш авырлыкларын яши-яши генә аңлыйсың бит ул. Кызыма ике ай булганда, эшкә чыктым. Бала тапкан күп кенә хатын-кызда күзәтелә торган депрессия халәте миндә дә булды. Баланы нишләтергә, ничек тотарга? Элек моңа ышанмыйча көлеп кенә карасам, үз башыма төшкәч ышандым. Менә шулар барысы бергә җыелып килеп, аерылышуга китерде.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.03.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»