поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.03.2022 Дин

Darul-Kutub.com электрон китапханәсе фонды 35 иске китапка баеды

2022 елның гыйнвар аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр Darul-Kutub.com электрон китапханәсенә 35 исемдәге иске китап цифрлаштырылып өстәлде. Алар арасында 1918 елга кадәр татар мәдрәсәләрендә кулланылган дәреслекләр, уку әсбаплары булып файдаланылган кыйммәтле чыганаклар бар.

Аерым алганда (Әхмәдһади Максудиның “Әд-Дурус әш-шифахия”, “Русистан”, Гатаулла Баязитовның “Шәраитуль-иман” һ.б.), Җәләлетдин әс-Суютиның зур классик 5 китабы, Ризаэддин Фәхреддиннең “Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр”е, Галимҗан Барудиның “Хәтер дәфтәре”, Габделхәбир хәзрәт Яруллинның “Хөтбәләр мәҗмугасы”, шулай ук К.Хәмзин, М.Мәхмүтов, Г.Сәйфуллин редакциясендә басылган “Гарәп-татар-рус алынмалары сүзлеге” бар. Китаплар фикъһе, гакыйдә, хәдис, тәфсир, гарәп теле, ислам нигезләре, тарих һ.б. фәннәр буенча мөһим басмалар булып тора.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сайтта XX йөз башында нәшер ителгән вакытлы матбугат белән дә танышырга мөмкин, мисал өчен, быелның февралендә 163 биттән торган “Мөгаллим” журналы цифрлаштырылды һәм сайтта урын алды.

Ике ай эчендә сканер аша барлыгы 13583 бит узды.

Хәзерге вакытта Darul-Kutub.com электрон китапханәсенә йөкләнгән китаплар саны 1339-га җитте (шуның 1247-се – дини мираска караган хезмәтләр, 92-се — хәзерге әдәбият). Хезмәтләр татар, иске татар һәм гарәп телләрендә.

Darul-Kutub.com проекты Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан татар халкының бай дини мирасын саклау, чит ил хезмәтләренә альтернатива һәм радикаль идеологиягә каршы торучы көч буларак, аны алга таба өйрәнү, хәзерге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү, шулай ук мөселманнарга Хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән танышу мөмкинлеген булдыру, Ислам дине турында дөрес күзаллау формалаштыру максатыннан актив үстерелә.

Сайтта кыйммәтле хезмәтләрне табу гына түгел, аларны онлайн рәвештә уку һәм бушлай күчереп алу да мөмкин. Сайт дизайны ПК, смартфон һәм планшет экраннары өчен җайлаштырылган. Китапларны авторы, атамасы һәм категориясе буенча эзләргә мөмкин.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»