|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2022 Дин
Карак дин юлына басса, гөнаһ кичереләме?"Гомер буе кеше әйберен урлап йөргән карак дин юлына басса, аның гөнаһлары кичереләме?" - дип сорый Казаннан Айназ. “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә: — Гөнаһлар ике төрле була. Олы һәм кече гөнаһлар турында сүз бармый. Кешегә һәм Аллаһка карата кылынган гөнаһлар хакында әйтергә кирәк. Әгәр намазыңны калдырдың, казага калдырып та укымадың, ди, Аллаһ каршында гөнаһлы буласың. Тәүбәгә килеп, Раббыбыздан гафу сорарга мөмкин. Кичерүче бер Аллаһ.
Ә кешегә карата гөнаһ кылганда, аны рәнҗетсәң, әйберен урласаң, начар сүзләр әйтеп кимсетсәң, аның хакына керсәң, бу очракта ике кеше арасындагы гөнаһка Аллаһ кысылмыйм, дигән. Бу вакытта тәүбәгә килү хәерле, әмма синнән зыян күргән кешенең гафу итүе мөһим. Кайберәүләр, үзенә Аллаһ вазыйфасын алгандай, башкаларны хөкем итәргә омтыла. Аллаһ сине кичерми, җәһәннәмгә эләгәсең, кяфер, ди. Болай әйтергә ярамый, чөнки хөкем итү Раббыбызга гына бирелгән. Кемнең оҗмахка, кемнең җәһәннәмгә керәсен Ул гына белә. Кул белән генә түгел, кешегә тел белән дә зыян китерергә мөмкин. Социаль челтәрләрдә кеше турында яман сүз тарату, хезмәттәшләр гайбәт сөйләшкәндә аларны тыңлап утыру да гөнаһка керә. Тел безне җәннәткә дә, җәһәннәмгә дә илтә ала. Шуңа да сүзләребезне белеп сөйлик. Кешегә пычрак атканда, ул барып җитмичә, үз кулыңа сыланып калырга мөмкин икәнен онытмыйк. Шул кеше сине кичермичә, кулыңдагы пычрак бетмәс.
--- |
Иң күп укылган
|