поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.03.2022 Авыл

Авыл акрынлап элекке заман тормышына кайтып бара

Сизәсезме, дуслар, авыл акрынлап элекке заман тормышына кайтып бара. Кибеттән сыек май сатып алучылар кимеде. Халык ат маена күчте. Сыек майның зарары турында берәүгә дә сөйлисе юктыр дип беләм, чөнки кулында кәрәзле телефоны булган авыл апае да, авыл агае да болардан хәбәрдар. Ә менә ат итенең һәм ат маеның файдалы икәнлеге күптәннән билгеле. Шуңа күрә авылда ат асраучылар саны арта бара.

Бозау итенә кызыкмыйлар хәзер. Ат итен күз ачып йомганчы алып бетерәләр. Атлар саны арткан саен ат мае алу мөмкинлеге дә барлыкка килде. Без үзебез дә биш килога якын ат мае алдык быел. Ашарга бөтенләй тәмле, өстәвенә галәмәт файдалы да. Безнең бабайлар гомер буе елкы ите ашаганнар, шуңа кыш көне суык тидереп чирләмәгәннәр. Ат ите организмдагы артык холестеринны юкка чыгара. Моңарчы ат ите сатып алган юк иде, ел саен үзебезнең бозауны суясы булгач, кирәге дә булмагандыр инде. Ә менә быел бер сан ат ите алдык. Ашарга да тәмле, файдасы да әйтеп бетергесез.

Авыл кибете киштәләре ипидән сыгылып тора. Кайдан гына китермиләр аны безгә: Кукмарадан, Мари иленнән, Казаннан... Унлаган кибеттә унлаган төрдәге ипи бар, җаның теләгәнен сатып ал. Юк шул, бик алырга ашыгып тормыйлар. Күп кеше ипине үзе пешерергә тотынды. Ни өченме? Чөнки кибеттән алган ипи (болай әйтү көфер сүз булмасын) икенче көнгә тәмсезләнә, кискәндә уала башлый, йә бик тиз күгәрә. Өйдә пешкән ипидән хуш ис килә, авызга алгач, ашаган саен ашыйсы килеп тора. Менә шулай итеп, авыл тормышы элеккеге яшәешне кире кайтара. Яхшымы бу, начармы? Сез ничек уйлыйсыздыр, әмма мин үзем моның начар ягын күрмим. Өеңдә пешкән ипи кибет ипиеннән тәмлерәк, чистарак, файдалырак икән, нигә хәленнән килгән кешеләргә ипине үзләре пешереп ашамаска ди.

Аннан, чәй мәсьәләсе. Кибет чәенең нинди чүп-чардан тутырылганын күрмәсәк тә, сизеп торабыз. Аннан бәясе дә хәйран үсеп бара. Шуңа авыл халкы берәм-берәм үлән чәенә күчә. Без үзебез дә җәй буе карлыган, кура, җир җиләге яфракларын җыеп киптерәбез, кышын эчеп чыгарлык яфрак туплыйбыз шулай. Иренмәгән кешеләр Иван-чәй әзерлиләр. Безнең кыз белән кияү, мәсәлән, Иван-чәйне бөтереп киптерә торган җайланма эшләделәр һәм кыш буе шул файдалы чәйне эчәләр. Үлән чәенең файдасы турында сөйләп торуның кирәге юктыр дип беләм. Кызыксынган кешеләр интернетка кереп үзләре укый алалар.
 
Күпләп сатып ала торган тагын бер нәрсә бар әле. Үткән елның декабрь аенда гына даруханәдән гел ала торган даруымны 60 сумга алып чыккан идем. Бу атнада шул ук даруны 70 сумга алдым. Дару бәяләре айлап түгел, атналап үсә хәзер. Шуңа күрә пенсиядәге карт-карчыкларның ярты акчалары шул даруга китеп бара. Бер юл бар: моңарчы таптап йөргән үләннәрне җыеп, дару итеп эчәргә. Теләсәң бөтен төрле авыруны дәвалый торган үлән төнәтмәләрен үзеңә ясарга була. Һәм шулай эшлиләр дә. Хәерче тормыш үзе шуңа этәрә. Авылларда даруга үлән җыючылар элек тә сирәк булса да бар иде, хәзер ишәйделәр. Салкын тиеп авырганда да 600-700 сумлык дару алырга хәлләреннән килмәгәннәр дару үләннәре җыярга кереште. Һәм дөрес эшлиләр. Үләннең файдасы күбрәк тә булырга мөмкин, һәрхәлдә, ул дару шикелле бавырыңа яисә бөереңә бәрми инде.
 
Менә шушы алда мин язып үткән күренешләр иске сәламәт авыл тормышының яңадан баш калкытуын күрсәтә. Авыл кешесе үзенә генә ышана хәзер. Чөнки берәүдән дә беркайчан бернинди ярдәм алып булмаслыгы расланды. Авылны саклау – беренче чиратта татар халкын саклау дигән сүз ул. Авылларны һәм авыл халкын социаль яклый һәм үстерә торган бернинди дәүләт программалары юк. Бәлки өстә, кайдадыр томаннар арасында бардыр, әмма безнең аны күргәнебез юк. Авыл икътисадын яхшыртырга, экология мәсьәләләрен хәл итәргә, тирә-як мохитнең, табигый дөньябызның чиста һавалы, саф сулы, шифалы-сихәтле булуына ирешергә кирәк. Халыкның тормыш тәҗрибәсе, гасырлар буе тупланган гореф-гадәтләре, йолалары, хезмәт күнекмәләре, пешергән ризыклары, эчкән сулары – барысы да бик мөһим бит. Шулар бетсә, югалса, авыл бетә. Авыл беттеме – халык үзе дә бетә инде.
 
Кеше үзенә үзе ризык әзерләсә һәм үзен үзе дәваласа гына сәламәт булып яши ала. Кибеттәге кытай порошогыннан ясалган сөт эчеп, комбикорма ашатып үстергән балык, суыткычта икешәр ай ятса да, череми торган алма ашап чирлегә әйләнми хәл юк. Сыерларын бетергән кайбер кешеләрнең кабат сыер алулары турында ишеткәләп торам. Авыр булса да, авыл кешесе менә шулай үзенекен ашарга тырыша. Үзе әзерләп, үзенчә яшәргә омтыла. Аллаһы Тәгалә шундый тырыш авыл кешесенә сабырлык вә түземлек бирсен дә, куйган максатларына ирешергә насыйп әйләсен инде.
 
Фәрит ВАФИН. Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

Фәрит ВАФИН
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.03.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»