поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.03.2022 Язмыш

“Бу бала кирәкми иде миңа! Нәрсәгә..."

“Бу бала кирәкми иде миңа! Нәрсәгә... Шушы яшемдә бала алып кайтам дип уйламадым да, ялгыш төшемә дә кермәде. Шуның сүзен тыңладым бит, юләр, шуңа ышандым.

Имеш, бала кирәк икән аңа, миннән улы булуын тели икән... Ничек шулкадәр ялгыштым, унсигез яшьлек кыз бала кебек алдандым бит... Моңарчы тормышта ялгышканым булмаса иде, беренче хата ясавым мени!..”
 
Аниянең ярсый-ярсый күңелен бушаткан мәле, бераз тынычлануын көттем. Күптәннән аралашып йөрсәк тә, ялгыш кына да шәхси тормышы турында сүз кузгаткан булмады: үзем дә сорамадым, ул да сүз башламады. Бала карау, тәрбияләү, балага кирәк-ярак алу турында сөйләшкәндә, ничектер, гел үз исеменнән әйтә, баласының әтисе хакында ләм-мим. Аннан соң, кечкенә баласы булган яшь әниләр шул бала темасыннан ерак китми бит инде ул. Ания белән икебезнең дә малайлар бер яшьтә. Әмма ул яшь әни түгел – кырыкны узган инде.
 
Ания бераз тынычланды да, тирән итеп сулыш алганнан соң, тормыш юлын сөйләп китте. Миңа артык сорау бирәсе дә булмады. Тулган икән моның тормыш касәсе, сөйләгәч, һичшиксез, бераз тынычланып, борчуларыннан бушап каласын сизендем.
 
– Мин бит үзем Түбән Камадан түгел. Монда күченеп яши башлавыма биш ел гына була әле. Кайларда гына яшәмәдем, кемнәр белән генә бәйләнешмәдем... Артка борылып карасаң, ялгышлар буа буарлык!
– Әй, Ания, кем ялгышмый инде, беребез дә хаталардан хали түгел, Аллаһка тапшырган, – дип, бераз хәленә керәсе иттем.
– Анысы шулай. Хатасыз яшәп булмый, тик шул ясалган ялгышларны кабат кабатламаска кирәк! Беренче тапкыр кияүгә чыкканда, унисигез яшь тулып та өлгермәде. Кая ашыкканмындыр инде, өлгерми калам дип курыктым микән?! Кияүгә чыгу бер хәл, шуңа ияреп, Мәскәүгә чыгып киттем бит! Кесәсендә бер тиен акчасы, белеме, эше, таныш-белеше булмаган килеш, ничек зур шәһәргә барып урнашу турында хыялланып була, йә?! Безнең мәхәббәт бар, имеш! Без ярату белән көчлебез! Теле татлы сүзләр сөйли белә иде, әнә шулай тәмле телләнеп, үзенә каратып тотты да инде ул мине. Кызыбыз туганчы, тормышның очын очка ялгадык, тик елак бала белән мин өйдә утырганда, әтиебезнең сабырлыгы бетте. Кайтмый, дусларында кунгалый, акча күрсәтми... Берничә ай талашып-кычкырышып яшәдек тә, әнигә хәбәр бирдем, икенче көнне үк әти белән килеп җиттеләр. Нинди шартларда яшәгәнне белмиләр иде: юклык, хәерчелек, борылып басарга да урын юк, бала бертуктаусыз елый, ябыгып беттем... Ә нинди чибәр идем мин! Кыскасы, әти-әни мине алып кайтып киттеләр. Кызымның әтисе артыбыздан кайтмады – кирәгебез шуның кадәр генә булган икән. Мәскәүдә аралашып торган иптәш кызым бар иде, күршеләр идек без. Аның аша иремнең үзенә бик тиз тиң яр табуын белдем. Шуннан бөтен өметләр сүрелде, без аңа кирәкмибез... Ничек тә баланы үстерергә, акча табарга кирәк бит. Гел-гел әти-әни җилкәсендә яши алмавымны аңлыйм. Эшкә керештем: алдым-саттым, саттым-алдым... Тотынсам, эшлим мин. Акчасын да булдырдым, фатирым да булды, машинам да... Кызым матур гына үсте.
 
Сүз катучы ир-атлар бик күп иде. Баштарак беркем кирәкмәде. Ир затыннан бизгән мәлем иде ул. Тормышлар рәтләнгәч, кызым мәктәпкә укырга кергән елны, берсенең игътибарын кабул иттем: очрашып йөри башладык. Әти-әни дә бу хакта белделәр. “Никахлашыгыз, алай йөрмә! Кызың үсеп  килә, аңа нинди үрнәк күрсәтәсең!” – диделәр. Үзем беренче сүз башлап, үзем диярлек “өйләндем” мин моңа. Минем фатирда яшик димәгәч, аны үз фатирыма керттем. Акчасыз кеше түгел иде. Әмма хатынының бер бүлмәле фатирында тыныч кына яшәде. Кем әйтмешли, урыны җылыда, арты корыда, тамагы тук. Моның уртак тормыш өчен “янып” тормавын сизеп алгач, качырып акча җыя башладым. Уртак бала алып кайтыйк дими, фатир зурайтыйк дими... Шуннан китте инде сүз көрәштерү, тавыш-гауга. Барысы өстенә, моның сөяркәсе бары ачыкланды. Озын сүзнең кыскасы, аерылыштык.
 
Ике тапкыр кияүгә чыгып аерылган, фатирымны сатып, булган акчамны алдым, кызымны җитәкләдем дә, чыгып киттем Казанга...  
“Анда сине кем көтеп тора?” – дип калдылар артымнан. Үз урынымны табам дидем. Таптым! Эшмәкәр булдым. Кызым янына тагын бер курчак кыз алып кайттым... Яшем бара инде дип, баланы төшертәсем килмәде. Акчам бар, үстерермен дидем. Олы кызым булышырлык яшьтә. Баламның әтисе өйләнгән кеше иде, мин бу хакта белдем. Әмма башымны югалтып гашыйк булдым шуңа, бик яратып очраштым мин аның белән. Әйтәм бит, ялгышлар өстенә ялгышлар! Юк, мин кызымны ялгыш җимеше димим, һич алай түгел. Яраткан кешемнән үз теләгем белән алып кайттым бәхетемне. Әтисенә хәтта бу хакта әйтмәдем, гаилә арасын җимерү турында уйламадым да! Ә менә хатыны ничектер безнең мөнәсәбәтләр турында белгән. “Казына” торгач, билгеле, балам турында да. Адресымны тапкан, телефон номерымны белгән – көн-төн шалтырату, яман сүзләр кычкыру, янаулар башланды... Хәтта әти-әнигә кадәр барып җитте бу хатын! Менә шуннан аңлашыла инде: ир-атлар башка хатын-кыз белән юкка гына чуалмый, бәйләнчек хатыныннан туйган булгандыр сөяркәм дә!
 
Көчкә тынычландырдык бу хатынны. Миңа, балама аларның гаиләсеннән бер тиен акча кирәкмәвен аңлатып, расписка язып бирдем хәтта. Мин кабаттан бөтен тормышымны төбе-тамырыннан үзгәртергә теләп, Казаннан китеп бардым.
 
Инде ир затыннан тәмам бизгәнсеңдер дип уйлап куйдыңмы? Юк! Кызлар үсеп бетте дигәндә генә, күрәсең, бөтен борчулар онытылган булгандыр, кырыкка җиткәндә, тыныч башымны тынычсызлап... Бер алдыма биш артыма төшеп, тәки берсе үзенә каратты бит. Ул безнең милләт кешесе түгел,  Кавказ якларыннан. Торыр урыны, бер туганы, акчасы булмаган көе ничек аңа ышана алганмындыр? Юкса, матур сүзгә алдана торган яшьтә дә түгел бит инде. Менә минем чираттагы абынасы бусагам булып чыкты бу ир кисәге! Киноларда гына күргән хәлләргә юлыктым.
 
Шуны фатирыма керттем, ашаттым, киендердем. Сирәк булса да, акча алып кайта иде үзе, шактый зур суммалар да күренгәләде. Моның бу акчасы “чиста” түгелдер дип уйласам да, барыбер яши бирдек. “Миңа малай тап!” – дип колак итемне ашады, шушы тема буенча үпкәләшеп, сүзгә килеп йөри башладык. Бала тапмасам, бик шәп ирне югалтырмын бит, әй!
 
Кырык тулганда, өченче тапкыр әни булдым. Малай әнисе. Ир дигәнем риза, йөзеннән елмаю китми, без бәхетле. Әмма мин юләр өчен генә шулай тоелган икән бу бәхет! Малайга өч ай тулганчы, әтисе суга төшкәндәй юк булды. Гадәттәгечә, кибеткә дип кенә чыгып киткән иде. Аптырагач, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттем. Башта миннән көлделәр. Кайтып кыйммәтле бизәнү әйберләрен барларга куштылар. Шкафтагы чәшке тун “очкан”, алтыннар, җыеп куелган акча, хәтта банк картасына да кадәр юк...
 
Исеме, фамилиясе, туган шәһәре – барысын да ялганлап әйткән бу миңа. Күптәннән җинаять дөньясында мәгълүм кеше булып чыкты! Минем дусларымнан бик зур суммада бурычка акча алган. Кыскасы, төп башына утырып малаемны кочаклап калдым. Аны эзлиләр...
Бәхетемне таптым дип, сәламәтлегемә куркыныч тудырып, бала алып кайтуым өчен үземә ачуым чыга. Аны бит әле үстереп кеше итәсе бар. Апалары ярдәм итсәләр генә инде, йөрәгем дә авырта, нервылар да шактый какшады... Соң әкияткә ышана торган яшьтә түгел бит инде! Телевизорда, интернетта шул турыда сөйләп, язып арыдылар... Ә мин капкынга елмаеп, көлеп килеп кердем. Бәләкәч белән өйдә утырып, эшем дә алга бармый. Булган кадәр акчамны да урлап китте бит кабәхәт!
 
...Әнисенең сөйләп бетерүен генә көтте бәләкәч, уянды. Ания аңа елмаеп карады. “И-и, улым, улым, нишләп бетәрбез инде без синең белән?” – дип кочагына алып сөйде. Ана өчен бала артык булмый инде, ачуыннан гына әйтелгән сүзләре өчен Ания шушы минутта ук үкенеп куйды булса кирәк. Күңеленнән генә аңлый бит ул (үзе әйтмешли, унсигездә түгел яше): ата-аналар кылган ялгыш-хаталар өчен гөнаһсыз сабыйлар түләми!
Аниянең тормыш юлы яшьләргә һәм бик яшь булмаганнарга да гыйбрәт булсын дип яздым.
 
Клара ЯФИЗОВА,
Түбән Кама.
Фото: https://pixabay.com
 

Клара ЯФИЗОВА
Шәһри Казан
№ --- | 03.03.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»