|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2022 Криминал
750 мең сум акчасын тәрәзәдән ташлаганМәскәүнең көнчыгышында бер пенсионер ханым фатиры тәрәзәсеннән ярты миллионнан артык акчаларын ташлаган һәм полицейскийларга мошенникларны тоткарларга булышкан. Шәһәр хәбәрләре агентлыгы хәбәр итүенчә, 85 яшьлек пенсионер ханымның фатир телефонына билгесез кеше шалтыраткан. Ул үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, җинаятьчеләрнең сезнең акчалар белән мошенниклык кылырга маташа дигән. Бу хәлне булдырмас өчен, хатынга банк исәбеннән барлык акчаларын салдырып, тәрәзәдән тышта көтеп торучы иргә ташларга кирәк дип ышандырган.
Аферист белән сөйләшкәннән соң пенсионер хатын акчаларын салдырып алыр өчен якында урнашкан банк бүлегенә ашыккан. Ул банк хезмәткәрләренә аңа шалтыратулары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирә һәм исәбеннән 750 мең сум акчасын алып, өенә ашыга. Әмма уяу банк хезмәткәрләре полициягә шалтыратырга карар итәләр.
Нәтиҗәдә полицейскийлар пенсионерка йорты алдында күзәтү оештыра. Тәрәзәдән акчалар очып төшкәч, алар мошенникларны тоткарлый. Җиңел генә баерга теләүчеләр – 31 һәм 36 яшьтәге ирләр. Аларга каршы мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу ирләрнең Мәскәү территориясендә кылынган 5 җинаятькә катнашлыгы булулары да ачыкланган. Берсе водитель ролен башкарган һәм урланган акчалардан “фәлән” процент табыш алган. Икенчесе исә әнә шулай йорт ихаталарында тәрзәдән очып төшкән акча төргәкләрен алып кача торган булган.
Фото:politruka.mirtesen.ru
--- |
Иң күп укылган
|