|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2022 Мәдәният
Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның 80 еллыгына багышланган кичә узды (ВИДЕО)15 февральдә шагыйрь, публицист, 1978 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Кадыйр Сибгатуллинның (Минкадыйр Идиятулла улы Сибгатуллинның) тууына — 80 ел тулды. Бу уңайдан шушы көннәрдә Казанда Татар китабы йорты белән берлектә күренекле шагыйрьнең иҗат кичәсе үтте. Искә алу кичәсендә Тинчурин театры артистлары Резидә Сәлахова, Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин, музыкантлар Ильяс Камал, Айгөл Зәйнуллина, Ильяс Фәрхуллин һәм Рөстәм Егоров, улай ук әдипнең якташлары, аны якыннан белгән язучылар катнашты, дип хәбәр итә оештыручылар.
Татар-информ видеорепортажы:
--- |
Иң күп укылган
|