поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.03.2022 Матбугат

«Матбугат.ру» «Дулкын» радиосында эшләгән ди-джейларның хатирәләрен барлады

Язганыбызча, бүген 1 март көнне татарда иң беренче FM-радио булган «ДУЛКЫН»ның эфирга чыга башлавына 25 ел тулды. Әлеге радиода беренче адымнарын ясаган яшьләр - бүген төрле өлкәләрдә үз исемнәрен булдырган танылган шәхесләр. «Матбугат.ру» аларның хатирәләрен барлады.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
ГӨЛНАЗ ГЫЙНИЯТОВА:
«Дулкын» радиосында мин 1997 елда эшләдем. Иң күңелле вакытлар дип искә алырга яратам. Коллективыбыз бик дус иде. Радио мине микрофон белән дуслаштырды, аның алдында каушап калмаска, фикереңне секунды белән туплап, турыдан-туры эфирда әйтергә өйрәтте. Иҗади коллективта эшли белү серләренә дә шунда төшендем. Тавышны  көйләргә, логик басымнар куярга өйрәндем. Татар җыр сәнгате белән кызыксынуым да әлеге радиода эшләгән чорда башланды. Кемнәр белән генә очрашмый, интервьюлар алмый идек. Турыдан-туры эфирда олпат шәхесләр белән әңгәмәләр кордык. Күпмедер дәрәҗәдә «Дулкын»да журналистлык тәҗрибәсе алуым белән мин бәхетле. Безне эфир киңлекләрендә йөзәргә өйрәткән Гөлнара апа Зиннәтуллина, Гадилә апа Нургали, Резеда ханым Рөстәмова, Җәүдәт абый Гыйльмановка мин бик рәхмәтле. Шунда бергә эшләгән коллегалар белән дуслык әле дә дәвам итә.
 
 
РИЗАЛӘ ИСМӘГЫЙЛЕВА:
“Дулкын”га үзем дә аңламыйча, Дилбәр белән Илдусның тапшыруларына кызыгып килгәнмен икән мин. Радио тыңлаган саен: “Бар инде бәхетле кешеләр!” - дип уйлаганнарымны соңыннан гына исемә төшердем! Хикмәт! “Амин” дигән сәгатьләре күп Аллаһы Тәгаләнең. Кешегә түгел, үземә дә әйтмәгән теләгем кабул булды! Уйламаган-көтмәгән җирдән конкурс аша үтеп радиога эләктем! Һәм “Дулкын” минем өчен радио дөньясына беренче адым да, мәктәп тә булды.
 
 
АЛМАЗ МИРГАЯЗОВ:
«Дулкын» – FM ешлыгында эфирга чыккан татарда беренче радиоканал. Ул – пионер, аннан соң барлыкка килгән милли коммерцияле радиолар өчен “ничек эшләргә ярый, ниләр эшләргә ярамый” дигән сорауларга иң беренче җавапларны биргән радио. Мин биредә сигналның ничек формалашканыннан алып, ничек эфирга чыгып киткәненә кадәр тулы комплекс эшләү принципларына өйрәндем. Микрофон белән “дуслаштым”. “Дулкын” – минем рәсми рәвештә эшкә урнашкан беренче эш урыным, тормыш университетларымның тәүге курсларыннан берсе. Аннан мин 6 ай дәвамында эшләп, өлкәне эчтән белүче шактый тәҗрибәле белгеч булып чыгып киттем.
 
 
ДИЛБӘР ФӘИЗ:
“Дулкын” радиосы мине күп нәрсәгә өйрәтте: кешелекле булырга, тыңларга, аңларга. Театрда эшләгәндә кычкырып сөйлә дип өйрәтсәләр радиода эшли башлагач, тыныч кына микрофонга сөйләргә өйрәнергә туры килде. Театрда эшләгән чорда “йолдыз” буласы килсә, радио дөньясына килеп эләккәч гади кеше булу теләге артты. “Дулкын”да эшләгән чорда мин курыкмыйча радио мөнбәреннән үз фикеремне әйтергә өйрәндем. Чикләүләр юк иде, җитәкчеләр синең һәрбер проектыңны хуплап каршы алалар иде. Мин аларга рәхмәтлемен.
 
 
ГӨЛНИРӘ ГАБДУЛЛА: 
“Дулкын” радиосында  эшләү минем рухи үсешемә ярдәм итте.  Дини кыйбладагы “Рухият” тапшыруым ислам динен тирәннән өйрәнү теләген  тудырды.   Халыкны  кызыксындырган  темалар  да,   сораулар да  бик  күп була  торган  иде.  Эфир аша халык  белән очрашуга   еш кына    дин әһелләрен чакыра  идем. Шунда алар белән аралашуым, шушы  юнәлештә эзләнүем  алга  таба  мине   Россия  ислам университетына алып килде,  бүгенге  көндә Шәригать бүлегендә соңгы  курста белем алам.  “Дулкын”га      инде  “Казан” радиосында  азмы-күпме эш тәҗрибәсе  туплаган  диктор буларак килдем.     Шуңа  күрә эшкә  кереп китү кыен булмады.  “Дулкын” радиосында эшләү, халык белән туры эфирда  аралашу  алга  таба  журналистлык эшчәнлегемдә,  Татарстанның  Азык-төлек  һәм авыл  хуҗалыгы министрлыгында  Матбугат хезмәте  җитәкчесе вазыйфасын башкарганда да  ярдәм  итте. Белгәнегезчә, ул  чакта  Министрлыкны телнең  бөтен нечкәлекләрен тоеп, матур  итеп  саф  татарча, әдәби телдә сөйләшүче Марат  Готыф улы  Әхмәтов  җитәкләде. Һәм телгә карата бездән дә шундый  ук мөнәсәбәтне таләп  итә иде. Ул чакларда “Дулкын” радиосында  алган  тәҗрибәмне  дәвам итеп,   язгы  чәчү һәм урып-җыю чорында  “Татарстан” радиосында  атна саен даими рәвештә “Кыр көндәлеге” сәхифәсендэ   рәхәтләнеп  чыгышлар  ясый идем.   “Дулкын” радиосы күп журналистларны  чыныктырып, аларга  алга  таба   эшләргә туры юнәлеш  биргән радио дип  әйтергә була.  “Дулкын” традицияләрен дәвам итеп, татар телле  башка     радиолар   да  бүгенге  көндә уңышлы  эшләп  торганда,  безнең телебез дә, милләтебез дә югалмас!
 
 
МИЛӘҮШӘ СИБГАТУЛЛИНА:
Татар телендә тәүлек дәвамында эшләү мөмкинлеге биргән, татар моңнарын пропагандалаган легендар радио ул «Дулкын»! «Дулкын» мине ирем Илһам белән таныштырды! Менә 23 ел тигез гомер итәбез, безне кавыштырган радионы бик еш искә алабыз. «Дулкын» миңа киләчәк тормышымны күзалларга ярдәм итте. Радио булмаса телевидениедә эшләп китү җиңел булмас иде. Ул миңа тамашачыны тоярга, тавыш белән идарә итәргә өйрәтте. «Дулкын»да бер дулкында булган күп дуслар таптым. 25 ел узганына ышанып та булмый һаман аралашып, хәбәрләшеп яшибез! «Дулкын» юкка чыкмады! «Дулкын» канат куйган һәрбер шәхес татар милләтенә, сәнгатенә, мәдәниятенә, фәненә хезмәт итә бүген!
Радиобыз «Дулкын»,
Күңел тулы ялкын,
Идел кебек алкын!
Радиобыз – «Дулкын»!
Бу минем радиодагы үзем иҗат иткән заставкам иде... Яраткан радиом, хөрмәтле хезмәттәшләрем - бәйрәм белән безне!
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.03.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»