|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2022 Фаҗига
Донбасста һәлак булган Илнур Сибгатуллинга нибары 30 яшь идеБу фаҗига бар республика халкын тетрәндерде. Донбасста махсус операцияләр барышында, хәрби бурычын үтәгәндә, тумышы белән Түбән Камадан булган Татарстан егете Илнур Сибгатуллинның үлеме турындагы хәбәр аяз көнне яшен бәргәндәй яңгырады. Моңа кадәр бу афәт кайдадыр бездән читтә, еракта, безгә кагылмый кебек иде бит... Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан солдатының үлеменә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.
"Кызганычка каршы, безнең республика беренче югалтуларга дучар булды. Түбән Камада туып-үскән якташыбыз Илнур Сибгатуллинның үлеме турында кайгылы хәбәр килде. Сержант - контрактчы хәрби бурычын үтәгәндә чын батырлык үрнәген күрсәткән. Аның Ватанга хезмәт итү турындагы карары үз халкының лаеклы улы булуы билгесе. Туганнары һәм якыннарының чиксез авыр хәсрәтен уртаклашабыз. Мәңгегә йөрәкләрдә!” - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге татар гимназиясендә укыган булган. Быелның сентябрендә Илнур Сибгатуллинга нибары 31 яшь тулыр иде...
--- |
Иң күп укылган
|