|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2022 Авыл
"Гомер басуда нефть бораулап узды. Почтада эшли башлармын дип уйлап та карамадым"Нурлат районы Кәкре Атау авылында яшәүче Әнвәр Нәфыйгин Бикүледәге почта бүлекчәсендә хезмәт куя. Хат ташучы булып соңгы елларда гына урнашкан. Сер түгел, бу вазыйфаны башкаручы ир-атлар сирәк. Хезмәт хакы бик аз, ә эше тавык та чүпләп бетерә алмаслык. Әнвәр абый да почтада эшләргә теләк белдерүче булмаганга гына керешкән. “Кеше языла икән, газета-журналлар, түләү кәгазе һәм пенсияне кемдер таратырга тиеш бит инде”, — ди ул. — Әнвәр абый — алыштыргысыз хат ташучыбыз. Күрше авылдан вакытында килә. Йөкләнгән вазыйфаны җиренә җиткереп башкара. Эшләп кенә торсын, — ди аның турында Бикүле почтасы хезмәткәрләре. Әнвәр абый озак еллар нефть өлкәсендә бораулаучы булып эшләгән. 55 яшендә лаеклы ялга чыккан. Хәзер аңа 62 яшь.
— Гомер басуда нефть бораулап узды. Почтада эшли башлармын дип уйлап та карамадым, — ди Әнвәр абый. — Яшьләр авылда калмый. Эш юк. Шул ук вакытта почтага кеше табып булмый. Хезмәт хакы бик аз. Һичьюгы, ун мең сум итеп куйсалар да, бәлки, ризалашучы табылыр иде. Шуны да түләргә теләмиләр. Почтада эшләүче булмагач, бу вазыйфаны миңа тәкъдим иткәч, бердән, өйдә тик утырмыйм, икенчедән, олыларга хатлар, газеталарны китереп куандырыйм дип ризалаштым. Акчасы юк инде. Ике авыл арасы 5 чакрым. Атнага өч көн барам. Үз машинам белән йөрим. Шунсыз булмый. Ай саен 500-600 мең сум пенсия акчасы алып кайтып таратасы да бар. Җаваплылык зур. Җәяү йөрсәң, юлда нинди хәл булмас. Күпме түләүләр җыям.
— Әле бит сатар өчен тауар төяп кайтасы да бар...
— Сатарга кушалар инде. Машинасы булмаган кешегә күрше авылдан мондый йөк ташып эшләү мөмкин хәл түгел. Халыкка чәй, төрле ярма һәм башка тауарлар алып кайтам. Кайберләре үзләре сорап ала, газеталар белән бергә илтеп бирәм. Кемнәрдер баш тарта. Төрлесе бар.
— Газета-журналларга язылу сездә ничек бара?
— Элекке кебек актив дип булмый. Кайберләре хәбәрләр белән интернеттан таныша. Язылу чорында үзем дә кыстыйм. Бер басма булса да алдыртырга тырышам. Укысыннар, дим. Утка-суга түләү кәгазьләрен газета эченә кыстырып, почта тартмасына куям. Аерым булса, кечкенә квитанцияләр югалырга мөмкин. Авыл да бушый бара. Якынча 90 лап өйгә газета таратам. Элек Кәкре Атауда 140 чамасы йорт булып, бүген шуның 20-30 ы буш. Бакча бистәсенә калып барабыз инде. Башлангыч мәктәп бар, анысы да ябылырга тора. Әллә ни якты киләчәк күренми шул.
Мәшәкатьле булса да, Әнвәр абый эшен яратып башкара.
— Кайчанга хәтле эшләрмен, әлегә белмим, — ди хат ташучы абый. — Авыл халкы: “Әнвәр, почтадан китмә инде”, — дип тора.
Фото nurlat-tat.ru сайтыннан алынды.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|