поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.02.2022 Милләт

«Илдар абый телнең асылын, байлыгын яхшы белгән журналистлар тәрбияләде»

Татар журналистикасы зур югалту кичерә. 87 яшендә филология фәннәре докторы, профессор Илдар Низамов арабыздан китеп барды. Телнең сафлыгы өчен аннан да ныграк борчылган кеше булдымы икән ул?

Илдар абый шәкерте булу бәхете миңа да эләкте. Ул бик таләпчән, шул ук вакытта гадилеге, һәр баланы якын итүе, гадел булуы белән күңелебез түренә үтеп керде. КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин да – Илдар Низамов шәкерте.
 
– Безне сиксәненче еллар башында Казан дәүләт университеты очраштырды. Ул чакта ук әдәби мәйданда зур танылу алган бу шәхес безгә практик стилистика буенча дәресләр бирде. «Газета теле» дигән зур бер сөйләм катламының закончалыкларына төшендерде, аның матур якларын күрсәтеп бирә белде. Тел чаралары ярдәмендә зур аудиториягә тәэсир итүнең нечкәлекләрен ачты. Ул телнең матурлыгын күрергә, газета битләреннән «энҗе», «җәүһәр» җыярга өйрәтте, – ди Васил Гарифуллин. – Илдар абый  телнең асылын, байлыгын яхшы белгән журналистлар тәрбияләде. 2012 елда ялга китсә дә, ул гел шалтыратып, эш сорап кына торды. «Нинди эшең бар?» –  дияр иде. Бер дә тик торырга яратмады. Әдәби әсәрләре, документаль хикәяләре күп иде. Туган ягы турында парчалар да язды. Кафедра өчен зур хезмәтләр калдырып китте. Аның 85 яшьлек юбилеена «Авазга мәдхия» дигән китабын чыгарган идек. Студентлар өчен зур ярдәмлек ул. Анда радиода, телевидение сөйләме хакында язылган.
 
Васил Гарифуллин Илдар абый белән гел элемтәдә торган. Ул аның хакында бик озак сөйли ала. Әле менә соңгы елларда туган ягына тартылуын да  искә алды. Илдар абый авылдагы бакчасында бәрәңгесен дә үстергән, җиләк-җимеш бакчасын да тәртипләп торган. Гөмбә җыярга яраткан, балык тотарга йөргән. Алар хатыны Мөслия апа белән гел бергә булганнар.
 
– Илдар  кебек кеше бүтән юк ул. Без аның белән 62 ел бергә яшәдек. Бик акыллы кеше иде, гадел, таләпчән булды. Туганнары да бик якын итеп тордылар. Тормышта төрле чаклар булгандыр. Әмма мин бер дә зарлана алмыйм. Илдар абыегыз мине бик бәхетле яшәтте, – ди Мөслия апа.
 
Журналист Данил Сәфәров та остазы турындагы истәлекләре белән бүлеште:
 
– Без 1997 елда укырга кергәндә, Илдар абый олы кеше иде инде. Ул чакта аңа 61 яшь булган икән. Өч курс алдан укыган Алмаз Миңнуллин, Илдар Сәгъдәтшин безне куркытып та куйдылар: «Берәрегез Казанныкымы? Илдар абыйдан зачет бирә алмаячаксыз. Шәһәрнекеләрне яратмый ул». Ни өчен «яратмаганы» соңыннан аңлашылды. Калада туган баланың теле ни татар, ни урыс түгел. Илдар абыйның дәресләрендә йоклап утырып булмый иде. Бер-ике җөмлә әйтә дә сорау бирә. Ә мин аның белән еш бәхәсләшә идем. Ул бәхәсләшкәнне ярата. Русча фикерлисез, калька кулланасыз, дип шелтәли иде.
 
Данилнең үкенече дә бар. Илдар абый авылга кунакка чакырган булган аны. Балыкка барыр идек, дип тә караган. Данил кайта алмаган. Әмма алар гел телефоннан сөйләшеп торганнар.
 
–  Өйдә бер көеме, балаларың ничек, дип сорый иде. Илдар абый «Матбугат.ру» сайтында  «Ана теле» сәхифәсен алып барды. Попса һәм хайп заманында аның язмалары чагыштырмача әзрәк карау җыя иде. Әмма ул фәлән кеше укыган бит дип шатлана белде. Сезнең язманы укыган мең кеше җырчылар турында укыган ун мең кешедән кыйммәтрәк, дия торган идем, – ди Данил.
 
Төркиядә яшәүче милләттәшебез, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчураның да Илдар абыйга бәйле истәлекләре бихисап:
 
– Курс эшләрен 3 нче курста иң таләпчән укытучы буларак даны чыккан Илдар абый җитәкчелегендә куркып кына яза башлаганым хәтердә… Берара ул әйткән темалар буенча мәкаләләр язып йөргәнем, кат-кат төзәтүе, кат-кат яздырганы, шуннан соң үзе үк аларны «Мәдәни җомга»га илтеп биргәне истә. Аннары, көннәрдән бер көнне 13 нче кат коридорында очрап яки дәрес алдыннан «Күрдеңме?!» дип, кош тоткандай сөенеп сорар. Газета басылып чыккан мәкаләң өчен синнән дә болайрак куаныр! Без укыган чорда газета-журналларны университет китапханәсенә кереп караш яки киоскка чабып барып алыш иде.
 
Университетны тәмамлагач, Айзирәк «Шәһри Казан»га урнаша. Шушы вакытта алар тагын Илдар абый белән очраша.
 
– Ул – университетта студентларның иҗади эшләре җитәкчесе, ә мин үземчә, редакциядә алар белән эшлим. Семестр ахырын бераз борчылып та, дулкынланып та көтеп алам. Һәм менә Илдар абый студентларның рефератлары, курс эшләре белән тулган күн сумкасын күтәреп йөгереп килеп җитә! Редакциядә студентларның иҗади эшләренә бергәләп нәтиҗәләр чыгарабыз, язмаларын тикшерәбез, фикерләшәбез, – дип искә ала Айзирәк. – Студентлардан бигрәк, мин сабак алып утырам! Чөнки студент чакта бер төрлерәк уйлыйсың, эшли башлагач, гыйлем кыйммәте тагын да үсә, тагын да аңлабрак карыйсың бит. 2–3 сәгать вакыт очып кына уза. Ул арада Илдар абый сәгатенә ешрак күз сала башлый, башка дәресенә ашыгып чыгып китә. Әле генә язма телебезне шомарткан, төзәткән мисаллары, киңәшләре белән бергә «балакайлар» дигән сүзе студентлар күңеленә, минем күңелгә кереп кала иде.
 
Илдар Низамовны  24 февральдә Казан хастаханәсенә салалар. Нишлисең, савыгып, үз аягы белән өенә кайтырга насыйп булмаган шул… Кичә аны туган ягына – Әтнә районының Чишмәле Сап авылына җирләделәр. Җәннәтле бул, Илдар абый!

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.02.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»