|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2022 Криминал
Зират коймасын урлап, 61 мең сум акча эшләгәнБашкортстанның Бүздәк районындагы Шланлыкүл авылы кешесе ике зиратның коймасын урлаган. Җәй дәвамында ул аннан 84 торба казып алган һәм аларны саткан, ә кайберләрен металлолом кабул итү пунктына тапшырган. Зыян 61 000 сум тәшкил иткән. Полиция, ир-егетнең гамәлләрен ачыклагач, аны тоткарлаган.
Зыян күрүче як ирне төрмәгә утыртмауларын сораган. Суд бу үтенечне тыңлаган һәм җинаятьчегә 180 сәгать мәҗбүри эш биргән, шулай ук зиратларга китерелгән зыянны каплатырга мәҗбүр иткән. Менә шундый хәлләр дә була икән...
Фото: portamur.ru
--- |
Иң күп укылган
|