|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2022 Мәдәният
Айдар Фәйзрахмановның чираттагы "Үткәннәрне барлап…" концерты узды (ФОТО)Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле “Үткәннәрне барлап” дип исемләнгән концерт программасы белән Түбән Кама шәһәрендә Халык иҗаты йортында чыгыш ясады. Республика күләмендә узган әлеге гаҗәеп матур кичә “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе кысаларында узды. Җыр, музыка һәм нәфис сүз белән үрелеп барган бу кичәнең беренче өлеше – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәйзрахманов белән иҗади әңгәмә рәвешендә барды, алып баручылар аңа сораулар бирделәр. Кичәдә шулай ук татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе лауреатлары: Данис Хисмәтуллин һәм Г.Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин күренекле татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Кичәнең икенче өлешен Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле гөрләтте, ансамбльнең репертуарындагы милли җәүһәрләр – фольклор әсәрләрен, җыр-биюләрен тамашачы көчле алкышларга күмде.
--- |
Иң күп укылган
|