поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
15.12.2010 «Сары бит»

Ләйсән Сөнәгатованың машинасын Сергей Шойгу алып китә язган

Хәзер Казан тулы хатын-кыз машина йөртүчеләр. Аларны инде бомба тоткан маймыллар белән дә чагыштырмый башладылар. Кыскасы, автоледиларның ак полосасы башланды. Җырчы Ләйсән Сөнәгатова – рульдә йөрүче хатын-кызларның берсе. Казан бөкеләрендә аны “Дэу Матиз”да күрергә мөмкин.

 

Хатын-кыз юньләп машина йөртә белми. Бу гыйбарә белән кайчак Ләйсән дә ризалашып куя. Берәр ханым юлын кисеп үтсә. “Казанда йөрү авыр. Машина күп. Әтием кунакка килгәч “сез монда ничек йөрисез”, дип аптырап китә”, – ди Ләйсән. Ире Айрат та (“Эссе” төркеменнән) беренче вакытта машинада барганда гел төрткәләп, өйрәтеп бара торган була. Янәсе, дөрес бармыйсың, дөрес туктамыйсың, тегеләй ит, болай ит... Ләкин Ләйсән “Син мине өйрәтсәң, мин дә сине өйртәчәкмен!” дип ультиматум куеп, ирен урынына утырткан. Хәзер Айрат дәшми йөри ди. Җырчы моңарчы йә автобуста, йә таксида йөргән. “Транспортта йөрү бик читен, уңайсыз. Хәзер шулай йөрүемне күз алдыма да китермим. Интеккәнмен икән, - ди ул, -  Ә гел таксида йөри башласаң, артык кыйммәткә төшә”. 

Ләйсән правасын инде 4 ел элек алган булса, машинасын әле күптән түгел генә. Кызы Ралина сәбәпче моңа. 2 яшьлек бала гел “күтәр, күтәр”, - дип әйтә икән. Кыш көне Ралинаны аеруча тынычландыра алмыйлар. Кар көртләрен ерып, бәләкәй аякларны күтәреп атлавы авырайгач кызчыкның җәяү йөрү теләге бетә икән. Шуңа хәйләкәрләнә дә. “Гел күтәреп йөри алмыйм бит инде. Үскән саен авырая да”, - ди Ләйсән. “Ралина, минемчә, бик матур исем. Берничә ел элек Ләйсән, Лилия исемнәренә бум иде. Шуңа кызыбызга ятрак исем сайлаган идек. Яшьләрчә дә кебек”. Ләкин бер тапкыр урамда 80 яшьләрдәге әби белән танышырга туры килгән. Аның да исеме Ралина икәнен белгәч, Ләйсән шаккаткан. Карт әбиләр дә Ралина була ала икән! 

Берсендә Ләйсәннең машинасын Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу алып китә язган. Министр Казанга килгән матур, кояшлы көн була ул. Шәһәр үзәге машиналар белән шыгрым тулган, кайбер урамнарда йөрүне чикләгәннәр. Ләйсән 5 минутка гына Филармониягә эшенә кереп китә. Чыкса, машина урынында юк! Җилкәсенә “Дэу Матис”не утырткан эвакуатор инде юлга кузгалган. Шагыйрь әйтмешли, “Коня на скаку остановит” дигәндәй, Ләйсән ничек тә туктата моны. Теге туктагач, машинасын калдыруны үтенә башлый. Бу хәлгә шаһит булган очраклы кешеләр дә бәхәскә кушыла: “Калдырыгыз инде, башка алай итмәс”, - дип эвакуаторчыга ябырылалар. Ахыры яхшы тәмамлана: машинаны төшерәләр. Һәм Ләйсән “Матис”ына утырып юлын дәвам итә...

 


Лилия ВӘЛИШ
Матбугат.ру
№ --- | 15.12.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»