|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2022 Криминал
Такси водителе 45 мең сум акчасыннан колак какканНефтекамада яшәүче 46 яшьлек ир полициянең дежур частена мөрәҗәгать иткән. Ул банк картасыннан 45 мең сум акчалары югалуын хәбәр иткән. Бу хәлне ачыклый торгач, хокук саклау хезмәткәрләре ирнең буш вакытында такси Интернет-кушымта ярдәмендә водителе булып эшләштерүен ачыклаган. Шушы көннәрдә аңа республика авылларының берсенә барырга заявка килгән. Таксига заказ ясаучы ир водительнең картасына алдан 10 мең сум акча күчерергә тәкъдим иткән. Моның өчен ул аңардан банк картасы реквизитларын, шул исәптә карта артында язылган өч санны да әйтүен дә сораган. Карта мәгълүматларын хәбәр иткәч, таксистның андагы бөтен акчалары юкка чыккан.
Тикшерү бүлеге бу очрак буенча җинаять эше кузгаткан.
Карта артындагы ул өч санны беркемгә дә әйтергә ярамаганын көн саен сөйләп-язып торабыз бит! Банк картасы белән эш итә белмәгәч, нигә аны кулланалар икән?!.
Чыганак: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|