|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2022 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда өсләренә боз төшкән балаларның хәле билгеле булдыБөгелмәдә йорт түбәсеннән өсләренә боз кисәге төшкән ике баланың хәле уртача, алар хастаханәдә дәвалана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Балалар хастаханәдә, аларның хәле уртача», - дип искәрттеләр министрлыкта.
Матбугат хезмәтендә сабыйларның табиблар күзәтүендә калуын әйттеләр.
Шунысын да искәртик: Бөгелмә шәһәренең Циолковский урамындагы 10нчы йорт янында ике балага (6 яшьлек малай һәм 2 яшьлек кыз) түбәдән зур боз кисәге төшкән иде.
ТР Прокуратурасы бу хәлдән соң тикшерү эшен башлады, әлеге факт буенча иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсеннән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|