поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.02.2022 Җәмгыять

Ут эчендә туган үлемсезлек

Санкт-Петербургта татар халкының данлы улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, билгеле антифашист, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылуга унбер ел тула. Һәйкәл 2011 елның 19 маенда Санкт-Петербург шәһәренең Василий Утравы районында, Гаванская урамы белән Урта проспект кисешкән чаттагы бакчада ачылды.

Һәйкәлгә татар һәм урыс телләрендә «Татар халкының бөек улы, Ленинградны яклаучы, көрәшче-шагыйрь, антифашист Муса Җәлилгә», дип язылган.

Муса Җәлил һәйкәлен Башкортостанда туып-үскән Тукай, Атаулла Баязитов, Пушкин һәм Гумилев һәйкәлләре авторы, билгеле сынчы, Әхнәф Зыякаев иҗат итте.

Белгечләр төньяк башкаладагы Муса Җәлил сынын иң күркәм, сәнгати биеклек дәрәҗәсендә иҗат ителгән дип саный.

Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде.

Каһарман яугир Муса Җәлилгә Петербургта һәйкәл кую табигый хәл. Татар халкының күренекле шагыйре Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград фронтында һәм Волхов фронтында (1941- 1942) өлкән сәяси хәрби җитәкче дәрәҗәсендә көрәшкән, «Отвага» исемле фронт гәҗитендә хәрби хәбәрче булган.

Җәлил бик җиңел яза. Аның талантлы каләме астыннан җитди дә, юмор белән тулы да, фашистан каһкаһә белән көлгән язмалары да үз фамилиясе белән дә һәм псевдоним белән дә даими туып тора.

Любань операциясе вакытында Муса Җәлил каты яраланып, аңсыз килеш, әсирлеккә эләгә. Әсирлектә дә Муса дошманга каршы көрәшне дәвам итә. Немецлар оештырган «Идел-Урал» легионына языла. Шпандау концлагеренда төрмәдән качу өчен төркем оештыра. Яшерен оешмадагылар восстаниега әзерләнә. Әмма 1943 елның августында, восстаниегә берничә көн кала, бер бәндә аларны сата.

1944 елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров гильотинада җәзага тарттырыла. Озак вакыт Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең язмышы билгесез була.

…1945 елның маенда Берлинны алган совет гаскәрләре фашист төрмәсе Моабитка бәреп керә. Буш төрмә ишегалды буйлап җил уйный. Шунда яугирләрнең берсе урыс хәрефләре белән язылган кәгазьгә игътибар итә. Немец китабыннан ертылган биткә: “Мин билгеле татар язучысы Муса Җәлил. Сәяси гаепләү нәтиҗәсендә Моабит төрмәсендә тоткынлыкта, тиздән атарлар, могаен. Әгәр безнекеләрдән берәрсенә бу язма эләксә, минем иптәшләремә – Мәскәүдәге язучыларга сәламемне җиткерегез” – дип язылган була. Арытаба язучыларның исемнәре атала һәм үз гаиләсенең (хатыны Әминә белән кызы Чулпан яшәгән) адресы күрсәтелә.

Батыр – ватанпәрвәр татар шагыйре турындагы тәүге хәбәр Ватанга шулай җитә.

Муса Җәлил фашист тоткынлыгында ике елдан артык була. Әмма аның тынгысыз йөрәге бу коллыкка буйсынырга теләми. Туган халкын, илен һәм гаиләсен чиксез сөюе алга таба этәргеч була. Муса дошманның үз өнендә фашистларга каршы яшерен оешма төзүдә башлап йөри. Үлем лагеренда ул фикердәшләр, дуслар һәм милләттәшләр таба.

Фидакарь эзләнүләр шагыйрьнең фаҗигале язмышын ачыкларга ярдәм итә. Муса Җәлилнең төрмәдә язган “Моабит дәфтәре”н бельгияле антифашист Андре Тиммерманс алып кайта. Ул аларны Советлар Союзы консулына тапшыра. СССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 2 февралендәге указы белән немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән искиткеч батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Муса Мостафа улы Җәлиловка (әдәби псевдонимы — Муса Җәлил) Советлар Союзы Герое (үлгәннән соң) исеме бирелә. 1957 елда “Моабит дәфтәре” җыентыгы өчен Ленин премиясе лауреаты исеменә лаек була. Дәфтәрләр Татарстан Республикасының Дәүләт музеенда саклана.


Санкт-Петербург татарлары Муса Җәлилне онытмый.Төньяк башкаладагы Муса Җәлил һәйкәле янына петербурглылар елына ким дигәндә, ике тапкыр шагыйрьнең туган көнендә (15 февраль) һәм җәзалап үтерелгән 20 август көннәрендә искә алу һәм чәчәк гөлләмәсе салу өчен җыела.

Данлы һәм дулкынландыргыч милли йолага әйләнгән мәдәни чараны быел да Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) ярдәмендә оештыру күз уңында тотыла.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 22.02.2022
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»