|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2022 Сәясәт
Татарстанда Донецк һәм Луганск өлкәләреннән эвакуацияләнгән кешеләрне көтәләр
Татарстан читтә калмаячак. Республика Хөкүмәтендә Донецк һәм Луганск өлкәләреннән эвакуацияләнгән кешеләрне вакытлыча урнаштыру буенча оператив штабның беренче утырышында кыен хәлдә калганнарга ярдәм итү чаралары турында сөйләштеләр. Оператив штабны Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкли. Аның составында Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре министрлыклары вәкилләре дә бар.
Республика Донецк һәм Луганск өлкәләреннән эвакуацияләнергә мәҗбүр булган 1 мең кешене кабул итәргә әзер. Аларны «Санта», «Жемчужина», «Ливадия», «Васильевский» шифаханәләренә урнаштырачаклар.
Эвакуацияләнгән кешеләр Казанга килеп төшүгә, барысын да вакытлыча яшәү урыннарына озатачаклар. Аларны кайнар ризык белән тәэмин итәчәкләр. Ихтыяҗ туса, медицина ярдәме дә күрсәтеләчәк.
Бизнес вәкилләре дә булышырга әзер. Әйтик, Чаллының «КамАЗ» җәмгыяте эвакуацияләнергә мәҗбүр булганнарга торак белән булышачак. «Без республиканың зур предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәрбез, кулдан килгәнчә барысын да эшләрбез. Чит кешенең кайгысына битараф калганыбыз юк», – диде «КамАЗ»ның мәгълүмат сәясәте департаменты башлыгы Олег Афанасьев.
Кемнән – суыткыч, кемнән – ризык, депутатлардан – бер көнлек хезмәт хаклары. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы бүлекчәсе дә гуманитар ярдәм җыюны оештырып җибәргән. Аның башкарма комитет җитәкчесе Марат Сәмигуллин сүзләренчә, партиянең төбәк секретаре Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән республиканың 20ләп оешма-предприятиесенә хат җибәрелгән. «Кемнән – суыткыч, кемнән – ризык, урын-җир, битлекләр сорыйбыз», – ди ул.
Партиянең Татарстандагы бүлекчәсе акчалата да булышачак. Матди ярдәм җыю өчен депутатларның бер көнлек хезмәт хакын тотарга тәкъдим ителде. Бу акчага кирәк-яраклар сатып алачаклар.
Битараф булмаган халык та эвакуацияләнергә мәҗбүр булган кешеләргә торак белән булыша ала. Моның өчен Россиядә махсус проект эшли башлады. Тулырак мәгълүмат белән dom.rt.com сайтында танышырга мөмкин.
Фото: www.mchs.gov.ru
--- |
Иң күп укылган
|