|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2022 Спорт
Татарстанның легендар көрәш тренеры вафатКөрәш дөньясында Татарстанның иң танылган, легендар тренерларыннан берсе Илгизәр ага Димеев вафат булган. Бу хакта безгә Әлмәт командасы тренеры Рузил Ганиев хәбәр итте. Шушы көннәрдә генә Илгизәр аганы хастаханәгә салган булганнар. Мәрхүм белән хушлашу һәм урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк. Узган ел гына ул 85 яшьлек юбилеен билгеләп узган иде. Әлбәттә, бөтен гомерен көрәшне спорт төре буларак үстерергә, яшь спортчылар тәрбияләүгә багышлаган Илгизәр Димиевны көрәш җәмәгатьчелеге бик яхшы белә. Әлмәт районының Сөләй авылында туып-үскән Илгизәр ага Сабантуйларда күп тапкырлар призлы урыннар яулаган, милли көрәшне үстерүгә зур өлеш керткән, Сабантуйларда хөкемдар булган, Көрәш федерациясенең җирле иҗтимагый хәрәкәтен җитәкләгән. Илгизәр Димиев – көрәш буенча Үзбәкстанның спорт мастеры, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре, ТРның атказанган тренеры иде. Аны "аяклы энциклопедия" дип тә атап йөрттеләр, тыныч, акыллы, олпат булуына сокланып, үрнәк алып яшәделәр.
Мәрхүмнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!
--- |
Иң күп укылган
|