|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2022 Криминал
Мамадышта 40 яшьлек ир-ат йөргән кызын урлаганБу хәл инде 23 гыйнварда ук булган. Ләкин төрле басмаларда хәзер генә чыкты. Бер ир Мамадыш урамы буйлап машинада барганда, элек йөргән кызының урамнан таныш булмаган кеше белән баруын күреп ала. Һәм машинадан чыгып, кызны көч белән автомобильгә утыртып якындагы бистәгә алып китә. Берничә сәгать дәвамында кызны фатирда бикләп тота һәм кыйный. Аннан соң алар дуслаша һәм ир кызны өенә кайтарып җибәрә. Әмма кыз берничә көннән соң хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта иргә карата җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен таныган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|