поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.02.2022 Язмыш

5 сабые белән тол калган ир: «Хатыным, балаларны ташлама, диде»

Апас районының Сатмыш авылында яшәүче 33 яшьлек Ринат Хаҗипов биш баласы белән тол калган. Бер атна элек хатыны Раиса мәңгелеккә күзләрен йома. Ринатның иң олы баласына – 13, кечкенәсенә әле 11 ай гына. Ир хатынын югалту хәсрәте белән яна, сабыйларга әниләре кирәк!

– Без Башкортстанның Әлшәй районыннан. Әле менә Раисаны җирләп, Апаска кайтып барыш. Үзенең васыяте буенча туган авылына җирләдек. Хатынымны соңгы юлга озатыр өчен районнан машина бирделәр. Биш балам белән юлга чыгып киттем. Сабыйларым кечкенә булса да, әнисез калганнарын аңладылар инде. Әниегез хәзер безнең йөрәктә яшәячәк, дидем. Аларны да зиратка алып бардым. Үсә төшкәч, соңгы юлга нигә бергә озатмадык, дип йөрәкне өзәрлек булмасын, – ди Ринат. – Хатынымның Татарстанда яшисе килгәч, ике балабызны алып, Казанга килеп урнашкан идек. Аннары ана капиталына йорт сатып алып, Апас районына күчендек. Бу якларны бик яратып, матур гына яши башладык. Тик гомер юлын ахыргача бергә үтәргә насыйп булмаган икән. Туган ягымда каласым килмәде, торган җиребезгә ияләндек. Үз өебезгә кайтасыбыз килә.
 
Раисага бары 33 яшь кенә була. Моңарчы  авырыйм дип бер дә зарланмый ул. Тупырдап торган биш бала таба. Әле кечесен тапкач та, сәламәтлегенә зарланмый. 2021 елның декабрь ахырында кинәт ашказаны авырта башлагач та, катлаулы чир икәнен белештермиләр.
 
– Хатыным бик көчле авыртудан зарланды. Ашказаны тирәсе түзеп булмаслык итеп кисә иде. Район хастаханәсенә киттек. Андагылар икенче көнне үк Казанга җибәрде. Хатыным Республика клиник хастаханәсендә  ай ярым ятты. Гыйнвар башында катлаулы операция булды. Раисаның үт куыгын, ашказаны асты бизен алып ташладылар. Бар да артта калган кебек иде, – дип искә ала Ринат.
 
Февраль башында Раисаны өенә кайтаралар. Хатынының хәле авыр икәнен иренә берәү дә әйтми. Ринат аның тереләсенә өметләнә. Хатын үзе дә берни сиздерми. Тик өйгә кайткач, авырту кабат көчәя. Ашаудан калган Раиса соңгы теләген җиткерә: «Әгәр терелә алмасам, балаларны ташлама».
 
– Мин ул чакта ул сүзләрне сызлануга түзә алмаганга әйткәндер дип уйладым. Менә хәзер аңладым инде – Раиса китәсен белгән икән. Бәлки Казан табиблары үзенә дә әйткәндер, – ди Ринат. – Мин аны иртәгәсен Апас хастаханәсенә алып киттем. Хәле начарлангач, төнлә аны реанимациягә күчерделәр. Иртәнге җидедә берничә минутка янына керттеләр. Ярты сәгатьтән хирург чакырып алып, хатынымның үлгәнен җиткерде. Шунда бар тормышым күз алдыннан узды. Уемда сабыйларым иде. «Ничек яшәрмен, нигә шулай иртә киттең?»  дигән сорау белән җанымны телгәләдем. Тик елап утырып булмады. Өйдә биш балам көтә бит.
 
Ринат, балаларымны үзем үстерәчәкмен, ди. Тиздән хатынының туганнары, үзенең апалары да Апаска киләчәк.
 
– Ничек тә яшәрбез әле. Бала күрмәгән ир түгел мин. Алла боерса, бу хәсрәтне бергәләшеп җиңеп чыгарбыз дип уйлыйм. Район кешеләре ярдәм итә, җитәкчеләр ташламый. Әле менә фатирга чират торабыз. Балалар бәхетенә анысы да булып куйса, тормыш җиңеләер иде. Дөньяның бар яме – сабыйларымда. Мин аларны кеше итәргә, аякка бастырырга тиеш. Балалар буй җитмичә, үзем турында уйламыйм да, – ди ул. – Никадәр тырышсам да, әниләре була алмам. Әмма бар җылымны, назымны бирермен. Газиз балаларыма карагач, күңелем  тула. Тик еларга ярамый. Раиса шатланып ятсын өчен, без матур итеп яшәргә тиеш. Ышанам – бар да яхшы булыр.
 
Ринат «М12» оешмасында эретеп ябыштыручы булып эшли икән. Эшендәгеләр дә матди ярдәм күрсәткән, Сатмыш авыл халкы да булышкан. Әмма аңа биш баланы аякка бастыру җиңел булмаячак. Әнә шуңа да авылдашлары Ринатка ярдәм итүне сорый.
 
Хаҗиповлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Ринат Рөстәм улының «Альфа-Банк» картасы номеры: 4584432842509128. Карта 89520472576 телефон номерына бәйләнгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.02.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»