|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2022 Спорт
Халыкара олимпия комитеты башлыгы: "Олимпиадада Вәлиеваның катнашуын теләмәдек"Халыкара олимпия комитеты президенты Томас Бах Спорт арбитраж судының Пекиндагы Олимпиадада Россия спортчысы Камилә Вәлиеваны шәхси турнирда катнашуына юл куймавы турындагы карарын шәрехләде. "Без судка бардык, без аның катнашуын теләмәдек һәм судны оттырдык. Канунны хөрмәт итәргә кирәк. Аны хөрмәт итмәсәк, халыкара спорт булмаячак. Әмма без медаль тантанасын үткәрмәскә булдык", - дигән Бах "Чемпионат"басмасына.
Камилә Вәлиева Олимпиадада хатын-кызлар арасында узган фигуралы шуу ярышларында дүртенче урынга лаек булды. Ул үзенең чыгышында бик каушады, әмма аның ни өчен борчылганын без барыбыз да беләбез. Чынлыкта Камилә беренче урынга лаек иде.
1. Анна Щербакова
2. Александра Трусова
3. Каори Сакамото (Япония)
4. Камилә Вәлиева
Фото: https://olympic.ru/
--- |
Иң күп укылган
|