поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.02.2022 Шоу-бизнес

Данир Сабировның хатыны Миләүшә: “Күп кеше ышанмады”

Танылган юмор остасы, шоумен Данир Сабиров бу ай башында, хатыны Миләүшә Сабировага туган көненә сюрприз ясап, алар бергәләп Истанбул шәһәренә очканнар иде. Төркиягә очасын Миләүшә белми. Әмма күпләр бу сюрпризга ышанмады. “Ничек инде Төркиягә очасын белмәгән?! Киемнәрсез ничек очалар инде?!” – дип Инстаграмда язучылар да шактый иде.

Очар көнне фотографлары аэропортта фотосессия уздырачакбыз дип алдан кисәтеп, Миләүшәне алдыйлар. Алар гына түгел, бөтен гаиләсе, менеджерлары Зоя Солошина да нинди сюрприз көткәнен алдан белә. Әмма ахырга кадәр серне чишмиләр. Шунысын да әйтеп үтик: Данир Сабировның туган көне 1 февраль булса, Миләүшәнеке – 4 февраль.

- Миләүшә, Төркиягә очу камера каршында гына кыланып төшерелгән сюрприз дип яздылар. Ә чынлыкта ничек булды соң? Очасыңны сизенмәдеңме?
 
- Чыннан да күп кеше ышанмады. Мин үзем дә аэропортта Данирны күргәч, әллә нинди хисләр кичердем. Киемнәрем юк дип кайгырмадым. Минем өчен көтелмәгән сюрприз булды. Шатлыктан еладым. Шок хәлендә идем. Гадәттә сюрпризларны, берәр нәрсә көтеләсен мин алдан сизәм. “Сиңа сюрприз ясарга авыр”, - дип әйтә торган иде Данир. Ә монда сизенмәдем. Данирның 1 февраль көнне “Пирамида” концертлар залында узган туган көн концертына бәйле эшләр белән йөрдем. Мәшәкать белән ул сюрпризны сизмәдем. Банкет әзерләү, концертка артистларны көйләү, дусларны, югары даирә кешеләрен каршы алу турында кайгыртырга кирәк иде. Дөресен әйткәндә, үз туган көнем турында уйламадым да. “Туган көнеңә бернәрсә дә оештырма”, - дип кенә әйтте Данир. “Ярар”, - дидем. Әйтәм бит, Данирның концерты белән шундый яндым! Хәтта үз туган көнемне көтмәдем дә!
 
 
Мине аэропортта узачак фотосессиягә чакырдылар. Фотограф кызлар – Алинә, Динә белән без күптән эшлибез. Алар минем белән һәрдаим элемтәдә иде. Күптән фотосессия уздырасым килде. Самолет янында фотосессия оештырырга теләдем. Данир миңа сюрприз ясар дигән бернинди дә шик тумады. Аэропортта Данирны күргәч, шок хәлендә калдым, шатлыктан еладым. Данирның туган көн концертына әзерләнеп, ике тәүлек юньләп йокламаган идем. Борчылганмындыр да инде. Банкет, фуршет ясап, иртәнге 4 тә генә өйгә кайттык. Бер-ике сәгать йоклап алдым. Аннары аэропортта узачак фотосессиягә бизәндерергә дип, өйгә визажист килде. Имеш, фотосессия көтә мине (елмая). Алдадылар! Аэропортка китәр алдыннан, Данир, имеш, йоклап калган иде. Әмма мине сюрприз көтәсен белгәч, нык сөендем.
 
 
- Данир белән гаилә коруыгызга ничә ел булды? Моңарчы сюрпризлар ясый идеме?
 
- Августта 14 ел була, Алла боерса. 2008 елда өйләнештек. Данирның моңарчы да сюрпризлар ясаганы булды. Мин сюрпризларны бик яратам (елмая). Иң истә калган сюрприз шулай ук туган көнемдә булды. Данир үзенең төркеме белән безнең өй алдында төнлә котладылар. Махсус җыр язып, шуны башкардылар. Чәчәкләр, шарлар белән! Аннары Данир: “Әйдә җилләнеп кайтыйк”, - диде. Урамга чыгуым булды, салют җибәрделәр. Аннары лимузин килде. Анда бөтен төркем белән утырып, шәһәр буйлап йөрдек. Казанның “Корстон” кунакханәсенә килеп төштек. Данир номер алган булган. Номерда да сюрприз көтә иде: йөрәк формасындагы матур шарлар. Һәрбер шарда минем фотосурәтләр! Анда килер алдыннан бер чәчәк бәйләмен өйдә бүләк иткән иде бит. Номерда – тагын чәчәк бәйләме.
 
- Артист хатыны булу рәхәт икән диясе килә хәзер (көләм). Шулай да артист хатыны булу авырмы? Уңай һәм тискәре яклары бармы?
 
- Һәрбер эшнең уңай да, тискәре дә яклары бар. Авыр вакытлары да була.
 
Артист тормышы гел кеше күз алдында бит. Бөтен нәрсәгә дә бәйләнергә торалар. Артист үзе дә, хатыны да, балалары да һәрвакыт идеаль булырга тиеш. Тормышта төрле хәлләр була. Кәеф юк чаклар да булырга мөмкин. Кемдер сине арттан фотога төшерә ала. Менә шул якларын яратып бетермим инде. Кеше үзе килеп, “фотога төшик әле” дип сораса, мин бер дә каршы килмим. Үземнән чыгып әйтәм, яраткан артистымның хатыны белән мин дә бик теләп фотога төшәр идем. Артист хатыны булу авыр дип тә әйтә алмыйм. Артистларга игътибар күп кирәк.

- Данирның уңай һәм тискәре яклары? Нинди булганы өчен яратасың?
 
- Данир киң күңелле, юмарт, игътибарлы. Тискәре ягы... Иртән җае килмәсә, аны бернәрсә дә эшләтеп булмый. Кайчагында җаена барырга туры килә. Тагын бер гадәте бар. Бер әйберне 15 тапкыр әйтергә мөмкин. Минем ул гадәтне яратмаганымны белә ул. “Тукта!” дип әйткәч кенә туктарга мөмкин. Нәрсә өчен яратам? Данирны булганы өчен, әлбәттә!
 
 
- Казанда быелгы туган көн концерты ничек узды? Сәхнә артында кызык хәлләр булдымы? Оештыру эшләре синең өстә дип беләм.
 
- Чыгыш ясарга килгән артистларның күп булуына карамастан, сәхнә артында шундый дусларча атмосфера булды. Тыныч, рәхәт иде. Иң борчылган мизгел Гүзәл Уразова чыгыш ясар алдыннан булды. Ул башкарасы җырның музыкасы юк. Безнең егетләр ялгыш башка җырны “скачать итеп” алган булганнар. Ди-джей телефоныннан Гүзәлнең тиешле җырын куйды. Телефонының зарядкасы 10 % иде. Шунда сүнсә, була иде хәлләр. Әле җыры да озын. Иң курыккан мизгел шул булды. Данир миңа багышлап җырлады, олы кызыбыз Мәрьям биеде. Ахырдан Данир чәчәк бирде. Аны да Инстаграмда “показуха” дип яздылар. Алай дип әйтмәс идем. Данирның сәхнәдән миңа чәчәк бүләк итәсе килгән. Туган көн концерты шәп үтте. Бергә-бергә матур итеп оештырып чыктык.
 
“Билет сатып алып килсәгез, минем өчен иң зур бүләк шул булыр”, - диде Данир дусларына. Шулай булды да. Бөтен дуслары диярлек концертка билеп сатып алып, шуның өстенә бүләкләр белән килгән иде. Барлык килгән дусларга, тамашыча килгәннәре өчен зур рәхмәт. Чын дуслар булганда рәхәт.
 
- Өченчегә бәби алып кайтырга уйламыйсызмы? Бу сорау күпләрне борчыйдыр дип уйлыйм.
 
- Чыннан да бу сорауны миңа күп кеше бирә. Менә артистларның 3әр, 4әр баласы бар, диләр. “Булмагае, бишне тапсыннар шунда. Минем катнашым юк. Мин артист түгел”, - дип көлеп җавап кайтарам. Өченчегә бала табарга теләгем юк дип тә әйтә алмыйм. Теләк бар инде ул. Кечкенә бала күрсәм, кочаклыйсы да, үбәсе дә килә. 18 яшемдә кияүгә чыктым. 20 яшемдә Мәрьямне, 24 яшемдә Данияны таптым. Хәзер балалар үсте, шундый рәхәт. Үзем дә яшь. Шуңа әлеге вакытта бәби алып кайту күренми. Юк дип, кистереп тә әйтмим. Әлегә өч бала анасы булырга мин әзер түгел.
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 17.02.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»