поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.02.2022 Мәдәният

Татар җырының нинди булуын ил җитәкчеләре Хрущев, Косыгин Илһам Шакировтан ишетә

Дөньякүләм танылу алган музыкант, СССРның халык артисты, Ленин премиясе лауреаты Мстислав Ростропович Илһам Шакировның «Кара урман» җырын ишетеп шакката, аны өенә кунакка чакыра.

Татар җырының нинди булуын ил җитәкчеләре Н. Хрущев, А. Косыгин һ.б.лар И. Шакировтан ишетә. Китапларда, матбугат битләрендә кешеләр күңелен әсир иткән сихри моң иясе турында йөзләрчә язмалар басылып чыга.
 
Дамир Гарифуллин сүзләренә язылган «Чыгарсыңмы каршы алырга» җыры (Валерий Әхмәтшин көе) Илһам Шакиров башкаруында узган гасырның 70нче елларыннан татарның визит карточкасы булып йөри. Татарстанның элекке җитәкчесе Фикрәт Табеев аны Япониядә ишетеп кайтуы турында да әйтә.
 
Илһам Шакиров исеме һәр татар кешесенең аңына, канына сеңгән. Әле миңа 10 яшь тә тулмаган чагымда, авылга бүген Илһам Шакиров килә, дигән сүзне ишеттем. Җәй көне иде бу. Күрше малае белән без, бөтен халыкка билгеле нинди кеше икән соң ул дип, аны күрергә урамга чыгып киттек. Озак көтәргә туры килмәде: клуб белән кибет арасындагы юлда безне бик ыспай киенгән бер абый туктатты. Исемнәрегез ничек, малайлар, дип сорап куйды. Без мулла кушкан исемнәребезне атадык: мин – Хәкимулла, миннән бер яшькә кечерәк дустым – Мирхафизан, дидек. «Карале, чын татар исемнәре, чын татар авылы икән бит бу», – дип гаҗәпләнү катыш соклануын белдерде ул. Ә мине беләсезме диюгә, ашыга-кабалана Илһам Шакиров исемен атадык та, бу яңалыкны әти-әниләргә җиткерергә дип өйләребезгә чаптык, ә җырчы безнең арттан карап калды. Әнә шулай авылдагы бала-чага да Юрий Гагаринны белгән кебек бу исемне белә иде.
 
1997 елның гыйнварында «Казан» шифаханәсендә Илһам Шакиров концерты булды. Анда җырчы Зөһрә Шәрифуллина белән баянчы Рөстәм Вәлиев тә катнашты. Шунда бервакыт безнең белән аралашып йөргән бер гади ял итүче сәхнәгә менде дә матур гына итеп халык җырларын баянга кушылып җырлый башлады, ахырда Илһам Шакиров белән дә бер җыр башкарды. Ул Тукай районы, Яңа Бүләк авылыннан килгән мәшһүр җырчыбызның бертуган абыйсы Кыям Шакиров булып чыкты. Шуннан соң Кыям аганы ял итүчеләр «Нишләп җырчы туганы булуыңны әйтми йөрдең», дип тинтерәтеп бетерде. Менә бит, бөек кешеләрнең туганнары да ничек тыйнак була икән!
 
Илһам Шакировның 75 яшенә багышлап «Ватаным Татарстан» газетасы үзенең укучыларына бер матур гына конкурс игълан итте: кем иң кызыклы сорау юллый – шул мәшһүр җырчының юбилей концертына билет белән бүләкләнә! Газета мине җиңүче дип табып, шул хакта язып чыкты. Һәм мин – беркатлы ахмак, Азнакайдан Казанга чыгып киттем. Редактор урынбасары Габделбар Ризванов озак кына кеткелдәп көлде дә, 400 чакрым арадан кеше концертка килеп йөрмәс инде, диеп кенә биргән идек сиңа ул беренче урынны, үземә дә билет юк әле, диде. Миңа да кеткелдәп көлүдән башка чара калмады...
 
Инде 80 яшьлек юбилей концерты да истә калырлык булды. Республика матбугатында мин И. Шакировка «Россия Хезмәт Герое» исемен бирергә кирәк дигән тәкъдим белән чыктым. Ул көнне Г. Камал театрының зур залында Илһам Шакировны хөрмәтләсәләр, кече залда М. Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры спектакле иде. Концертка билет булмагач, мин спектакльгә алган идем. Залга кереп китәр алдыннан, райондашым Рөстәм Зәкуан килеп чыкмасынмы! Хәл-әхвәл белештек тә, тиз генә аңлаштык – аның кесәсендә хатыны белән икесенә чакыру билеты икән, ә Фәния ханым оныкларын карап өйдә калган. Шулай итеп мин шагыйрь белән бергә утырып концерт карау бәхетенә ирештем.
 
Ә Илһам Шакиров турында миндә гомерлеккә шундый фикер калды: ул бөтен татар кешесен магнит кебек үзенә тартып тора иде.
 
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, журналист, хезмәт ветераны.
 
Рәсемдә: җырчылар Илһам Шакиров һәм Разыя Гайнуллина (Ташкент, 1993, май).

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 17.02.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»