поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2022 Язмыш

“Иртәгә үк өйләнешик”

Бервакыт Минзәлә автобусында барабыз. Берничә яшь кыз да бар. Олы яшь­тәге бер апа: “Бу кызлар укырга ке­рергә дип баралар инде, теләкләрегез кабул булсын”, — диде. Аннан үзенең дә яшь чакларын, укырга кереп йөрүләрен, кияүгә ничек чыгуын сөйләде.

— Дөньялар үзгәрә тора, безнең дә дәртләнеп укырга керергә әзерләнеп йөргән чакларыбыз бар иде, — дип башлады ул сүзен. — Мин үзем кечкенәдән балалар яраттым. Иң күп курчаклар миндә иде, үзем дә күп ясадым аларны. Тезеп утыртам да, укыта башлыйм. Бөтен хыялым укытучы булу иде. Әни­ләр дә, тыры­шып укысаң, теләгеңә ирешерсең дип, дәртләндереп тордылар. Тырыштым, әйбәт укыдым, урыс­чадан гына бик булдыра алмадым. Бер укытучы абзый торып басты да, минем белән русча сөйләшергә тотынды, биш минутлап гәпләштек. Шунда комиссиядәге берәү: “Синнән булмый, ипи-тозлык кына беләсең икән”, — диде. Шулай итеп, сабый чакта ук корган хыялыма ирешә алмадым. Икенче көнне фермага чакырдылар. Анда минем өчен 15 сыерны киртәгә бәйләп куйганнар иде. Сыер савудан курыкмыйм, сыер савып үстек, укыйсы гына бик килгән иде.
 
Эшли башладым. Сыерың бозауласа, бозавын егерме көн сөт эчәргә өйрәтәсең, үлсә, синнән түләтәләр, тикшереп тә тормыйлар. Бер машина сөт әчеп, аны кабул итмәсәләр, аны да үзебез түлибез. Кыш көне бозаулар өен утын кисеп, ягып без җылытабыз. Өч ел эшләргә туры килде миңа бу мәхшәрдә.
 
Май ае, көн бик матур иде. Буаз өч сыерымны яланга су буена чыгардым. Бераз торгач барсам, берсе бозаулаган, бозавы ими эзләп азаплана. Бозауны җайлап бастыргач, уңга карасам, кәкре каенга сөялеп, бер чибәр егет елмаеп тора. “Эшегез бик изге икән, Аллаһ ярдәм бирсен!” — диде ул. Аннан: “Әйдә, таныш булыйк, мин — Марсель”, — диде. Исемемне ялганлап әйтергә уйлаган идем, чибәр егетне алдарга кыюлы­гым җитмәде. “Әнисә булам”, — дидем. Марсель миннән халатны салдырып алды да, бозауны төреп, өйгә кертеп тә куйды. Аннан: “Бүген сине клубта көтәм”, — дип, китте. Ни уйларга да бел­мичә, сихерләнгән кебек карап калдым.
 
Клубка бардым, шундый чибәр егет чакыргач бармыйлар ди мени?! Бераз сөйләшеп утыргач, клубтан чыгыйк әле диде. Чыккач та беренче сүзе шул булды: “Без иртәгә үк өйләнешик, хәзер әтиеңнәрдән рөхсәт алабыз да, загска юл тотабыз”. Башым әйләнеп китеп, чак егылмадым. Ул үз сүзендә нык торды, әти белән әниемне шаккатырып: “Безгә рөхсәт бирсәгез, без иртәгә загска барабыз”, — диде. Әти белән әни нәрсә әйтергә дә белмәделәр. Бу төнне алар йоклый алмадылар, миңа да йокы бик әз эләкте.
 
Бер кызык вакыйга исемә төште. Кичке савымнан соң җыелышып чәй эчеп утырганда, усал кушаматлы Хәтимә кинәт кенә: “И-и, шушы колхоздан котылу өчен карт урыска да барыр идем”, — дип көлдергән иде. Көтүче Хәйдәр: “Сакалын сыпырып кына ятар идең”, — дип көлде. Хәтирәнең бәхете булды аның: күрше авылы егете шахтага алып китте үзен. Хәзер авылда өй салып, бик рәхәт яшиләр.
 
Икенче көнне авыл советына барып язылыштык. Бездә туйлар ясамыйлар, никах кына укыйлар. Шуннан колхоздан машина алып, безне Марсельнең авылына илтеп кайттылар. Әтиләре килен төшәсен белеп торганнар икән.
 
Мине мәктәпкә җыештыручы итеп алдылар. Марсель МТСта тракторда эшли. Көз җитеп килә иде, Марсель белән урманнан бүрәнә алып кайтып барганда, мәктәп директоры: “Сентябрь җитә инде, безнең баш­лангычларны укытырга укытучыбыз һаман юк, читтән күчеп киләселәре килми”, — дип зарланган. Шуннан ирем минем укытучы булырга хыяллануымны сөйләп биргән. Директор сөенеп эшкә алды үземне.
 
Бер еллап бергә яшә­гәч, Марсельдән: “Ник ми­не бер күрүдә үк ашыктырдың?” — дип сорадым. “Чибәрләрне тиз алып китәләр, сине яңадан күрә алмам дип уйладым”, — диде. Минем чибәрлегем дә чамалы гына, үзеңә ошаган кеше чибәр күренәдер инде ул.
 
Мин үзем укыткан сабыйларны сагынам, алар синең күзеңә генә карап торалар, сиңа бөтен серләрен сөйлиләр. Аларның йомшак тавышларын әле хәзер дә ишеткәндәй булам, 40 елга якын эш­ләп, туймадым мин алардан.
 
Марсель белән ике кыз, бер малай үстердек. Кызлар бухгалтер булдылар, “укытучы булыгыз” дигән идем, кул гына селтәделәр. Ә малай “тугач та” рульгә утырды.
 
Бу апа: “Кызлар, дө­рес, изге юл сайлагансыз. Аллаһ ярдәм бирсен, бирешмәгез!”, — дип, бер авылда төшеп калды.
 
 

Әзһәр ЗӘЙНИ, Әлмәт
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.02.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»