|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2010 Авыл
Фирдәвес Гарипова: “Авылларга куркыныч яный”“Intertat.ru” газеты яңа сәхифә ачып җибәрә. Ул авылларыбыз тормышына, аларның яшәешенә һәм, бигрәк тә, тарихына нисбәтле булачак. Соңгы вакытларда күп кенә һәвәскәр авторлар, төрле һөнәр кешеләре кулларына каләм алып, авыл тарихларын яза башлады, төбәкче эзтабар булып китте. Без дә әлеге өлкәдә үз өлешебезне кертергә исәпләп торабыз. Сайтыбызга үз авылыгыз, туган ягыгызның шәхесләре, төбәк тарихын чагылдырган кызыклы һәм гыйбрәтле язмаларыгызны, өлкәннәрдән ишеткән гыйбрәтләрне яисә архив чыганакларыннан тапкан кыйммәтле мәгълүматларыгызны кызыклы әдәби формага төреп юллый аласыз. Сездән хәбәрләр көтәбез. Хәерле сәгатьтә булсын! Әлегә сәхифәбезнең беренче язмасын тәкъдим итик. Филология фәннәре докторы, татар авылларын тирәнтен өйрәнгән галимә Фирдәвес Гарипова белән үткәргән әңгәмәбезне максатка ярашлы дип уйлыйбыз.
– Фирдәвес апа, Сез «кабинет галиме» булып кына калмыйча, гомерегез буе биштәр асып авылдан-авылга йөреп, мәгълүмат җыйган шәхес. Татар салаларын өйрәнүгә Сезне нәрсә этәрде?
– 1971 елда аспирантурага кергәндә миңа авыллар тарихын түгел, Татарстанның Казан арты гидронимиясен, ягъни су чыганаклары исемнәре темасын биргәннәр иде. Менә мин шул гидронимнарны җыйдым. Һәм шулардан 35 табаклык сүзлек чыгардым. Ә аннан соң монографияләр яздым. Вакытлар узып, авыллар бетә башлагач, тупланган материалларны берләштерә башладым. Менә шулай «Авыллар һәм калалар тарихыннан” дигән 4-5 китап чыгаруга ирештем. Гидроним, топонимнар алар зур игътибарга лаек, чөнки менә кешеләр, дәүләтләр югалган сүрәттә дә, топонимнар исән кала һәм алар нигезендә археология, этнография һәм тарихи мәгълүматларны кушып анализласаң, алар күп әйбер турында “сөйлиләр”. Һәр халыкның килеп чыгышын, аның этник үсеше барышында нинди компонентлар кергәнне менә алар күрсәтә. Гомумән, тел, этник тарих өчен алар – искиткеч тарихи мәгълүматлар.
– Сез Татарстан авылларын гына түгел, ә татарлар яшәгән чит өлкә авылларының тарихын да өйрәндегез. Ул хезмәтләрегез китап битләрендә дөнья күрдеме?
– Чит өлкәләрдә яшәгән татарлар турында минем махсус авыллар тарихы буларак чыккан басмаларым бар. Чит төбәкләрдә яшәгән татарлар турында да елга атамаларын анализлаганнары да. Мин 1998 елдан бик зур монография язган идем. Менә шунда мин Татарстан топонимнарын, гидронимнарын материал итеп алып, татарның бөтен бер атамалар системасы барлыгын күрсәтү, милләтебезнең күп тарафка таралуын дәлилләү өчен читтә яши торган татарлар авызыннан язып алган материалларны чагыштырма планда бик күп кулландым. Һәм менә хәзерге вакытта татар топонимнары сүзлегенең беренче томы чыкты.
– «Сәфәр чыксам еракларга» дигән китабыгызда Сез авыл тарихларын өйрәнгәндә, төрле-төрле язмышларны да теркәп баруыгыз хакында әйтәсез. Белүемчә, мондый язмалар Сездә шактый инде. “Гыйбрәтле язмышлар” дигәнрәк басма әзерләргә дә теләгегез юк түгеллеген сиздерәсез. Бу өлкәдә эшләр барамы?
– Әйе, бу хакта гел уйланып йөрим. Тормышымның соңгы вакыттагы максаты шул булачак та инде. Андый язмаларны бастырырга исәбем бар, Алла боерса.
– Фирдәвес апа, елгалар кибә, су китә... Сулыкларны өйрәнгән, гидронимнар белгече буларак бу турыда фикерегезне беләсе килә...
– Сеңелем, руста бер мәкаль бар: «Что имеем не храним, потерявши плачем». 1971 елда аспирантурага кергәндә үк шул вакытлардан бирле район газетларына эреле-ваклы елгаларны, бигрәк тә зур елгаларны су белән тәэмин итүче чишмәләрне карарга кирәк, дип яза килдем. Шулар турында минем барлыгы 800дән артык мәкаләм бар. Болар арасында, әлбәттә, башка темаларны чагылдырганнары да очрый. Әмма күпчелеге шул елгалар язмышы өчен борчылып язылган. Мәкаләләремдә чишмәләрне кайгыртып торырга кирәк, елгаларга чүп ташламаска, сулык кырыйларына тирес өймәскә дигәнрәк фикерләр иде. Мин авылларда йөргән вакытларда елга буйларына тирес түгәләр иде. Ә хәзер менә сулыклар мәсьәләсе бик кайнар темага әверелде. Хәзер су җир астына кача башлады. Министрлар кабинеты бу хакта уйлана башлар, дип уйлыйм. Сусыз яшәп булмый бит инде. Су дөньяда бик кадерле әйбер ул...
– Фирдәвес апа, елга, күл атамаларында рус исемнәре очрамый диярлек, башлыча төрки атамаларга юлыгасың, диләр. Сез ономастика галиме буларак бу фикер белән килешәсезме?
– Рус атамалары юк дип әйтеп булмый. Менә, мәсәлән, Казан ханлыгы таркалып чукындыру сәясәте башлангач, татарлар авыл-авыл читкә чыгып киткәннәр. Аларның йортлары, авыллары шул килеш калган. Кама аръягыннан яный торган хәвефтән саклар өчен килеп утыртылган мари, удмурт, чуаш, мордва, рус халкы менә шушы татар йортларына кереп утырганнар. Һәм аннан соң бит бездә, сеңелем, күбесенчә татар районы руслар белән янәшә утырган авыллар бар. Менә аларда рус атамалары очрый. Татар авылларында да рус атамалары очрап куя, чөнки элек җирләрне арендага биргәннәр. Шундагы авылларда алачыклар булган. Тимерче алачыгы, алачык елгалары, алачык чишмәләре - әнә шул алачыкта эшләгән рус исемнәре дә еш очрый. Шулай да, татар атамалары күп. 1552 елда Казан ханлыгы таркалганнан соң, рус белән аралашу нык булган. Хәзер рус авыллары бетеп баралар инде. 1976 елда безнең Татарстанда биш меңнән артык авыл булса, хәзер ул өч мең алты йөзгә калды. Шул вакыт эчендә 1400 авыл юкка чыккан. Юкка чыгу процессы дәвам итә. Хәзер инде кечкенә татар авылларына да үлем яный. Бу бик кызганыч факт.
– Соңгы елларда авыл тарихлары белән кызыксынучы һәвәскәр эзтабарлар артты. Бу уңай күренеш. Шулай да, тискәре яклары да юк түгелдер?..
– Мәскәүдә Борынгы актлар дәүләт архивы бар. Әлеге архив хезмәткәрләре әйтүенчә, 1991 еллардан биредә бары тик татарлар гына утыра икән. Тәмам архивны яулап алдылар, дип шаярталар. Авыл тарихларына караган китабымны 1991 елда чыгарган идем. Миңа аны Татарстан китап нәшрияты махсус кушкан иде. Ул мәктәп балалары өчен эшләнгән иде. Менә шуннан соң авыллар тарихын чагылдырган китаплар чыга башлады. Аннан соң мин тагын берничә китап чыгардым. Үз авылы тарихы белән кызыксынучы һәр авылда бар бит ул. Без аларны һәвәскәр тарихчылар дип әйтәбез инде. Алар бабайларыннан калган материалларны бергә туплап, берләштереп китаплар чыгара башладылар. Хәтта архив материалларын да туплап районнарның энциклопедияләренә хәтле дөньяга чыгаручылар бар. Мин моны бик күңелле күренеш дип саныйм. Әлбәттә, алар арасында арттырыбрак язучылар, булмаганны бар диючеләр, фото тезеп, белешмә генә язып утыручылары да юк түгел. Монысы да тискәре күренеш дип бәяләнә алмыйдыр. Киләчәк буын өчен мирас булып калган һәр истәлек, еллар узгач, рәсүл тырнагыдай кадерле ядкәргә әйләнәчәк!
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|