|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2022 Әдәбият
Бүген Кадыйр Сибгатуллинның тууына 80 ел (ФОТО)Татарның танылган шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы 1942 елның 15 февралендә Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туган. Балачагы Кече Укмас авылында уза. Башта Укмаста, аннары Яншык авылы мәктәбендә укыган. Соңыннан Казанда, Балык Бистәсенең район газетасында, Чаллыда эшләгән. Аның иҗатына Хәсән Туфан бик олы бәя биргән. Кадыйр Сибгатуллин 1994 елда Чаллыда вафат була. Кабере Кече Укмас зиратында. Чаллыда бер урамга аның исемен бирәләр.
Факил Сафин искә ала:
- Чаллы Язучылар оешмасында җыйнак кына китап кибете бар иде. Сатучы Сәмига ханымның берничә мәртәбә әйткәне булды: «Кадыйр Сибгатуллин, кибеткә кергәч, иң беренче кулын юа торган иде. Кулын юмыйча бер генә китапка да кагылмады…»
Белик. Хәтерлик.
Кадыйр Сибгатуллинның шигырьләрен укыганыгыз бармы?
Бу фотоларны махсус Матбугат.руга Балыклы Чүкәй китапханәсеннән җибәрделәр. Китапханә мөдире Илалова Индира Миңнегаяновна фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|