|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2022 Дин
Яңа Шигалида бердәнбер яңа мәчеткә ай кую тантанасы була17 февральдә Питрәч районы Яңа Шигали авылында “Царево Village” торак комплексы янәшәсендә урнашкан Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа төзелеп килүче мәчеткә ай кую тантанасы була. Моңа кадәр "Матбугат.ру" хәбәр иткәнчә, бөек сәхабә Габдрахман ибн Гауф (радыйАллаһу ганһү) исеме бирелгән һәм Яңа Шигали авылы белән “Царево” торак комплексында бердәнбер булган мәчет "Ханский дом" төзелеш компаниясе тарафыннан 2020 елның августында җирле мөселманнарның ярдәме белән төзелә башлады. Гыйбадәт йорты берьюлы дүрт йөзгә якын кешене кабул итә алыр дип көтелә. Хәзерге вакытта мәчет тулысынча диярлек әзер, эчке ремонт эшләре калды. Манарага ай кую тантанасында теләгән һәркем катнаша ала.
Айны җирдән күтәреп манарага урнаштырганчы бергәләп тәкъбир әйтү – саваплы гамәл. Аллаһы Тәгалә разый булсын!
Шулай ук теләге булган һәркем мәчет төзелешенә үз ярдәмен кертә ала.
--- |
Иң күп укылган
|