поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
14.02.2022 Шоу-бизнес

Гөлдания Хәйруллина: "Рөстәмне очратканчы, мәхббәттән нык иза чиккән идем"

Мәхәббәт ул – изге хис. Гашыйк булган кешедә тормышка, иҗатка дәрт кабына. Бу кичерешләр кешене салкын судан алып, кайнар утка сала.

Үзем, Рөстәмне очратканчы, мәхббәттән нык иза чиккән идем. Казанда 16нчы моторлар төзү заводында урыс егете үзенә гашыйк иткән иде.
 
Мин Аллаһтан: «Акыллы, тәртипле егет белән таныштыр», –  дип сорый идем. Ул вакытта байлык, акча турында уйлау юк иде бит. Аллаһы Тәгалә мине ишетте, юлыма Рөстәмне китереп чыгарды. Чыннан да, ул тәртипле, тырыш кеше булды. 
 
Без дуслашып йөри башлагач, 102 яшьлек әбиебез: «Рөстәм сине яратып йөри. Аңа кияүгә чыкмасаң бәхетсез булырсың», – дигән фикерен әйтте. Тормыш күргән өлкән кешеләрнең киңәшен тотып, мәхәббәтебезне никах белән ныгытып, без гаилә кордык. 23 ел матур гына яшәгәннән соң, Рөстәм чирләп, бакыйлыкка күчте. Тормышының соңгы минутларына кадәр бергә булдык. Бер кыз үстердек.
 
Бәхетле гаиләдә, мәхәббәткә тугры булып яшәүнең сере – бер-береңне хөрмәт итү һәм икеңне берләштерә торган рухи якынлык булудыр ул. Мәхәббәттән тыш, Рөстәм белән мине җыр, музыка берләштерде. Оста музыкант булуы өстенә ул талантлы һәм җаваплы композитор да иде. Ул  җырлар язды, ә мин аларны тамашачыларга җиткердем. Шагыйрә Шәрига Таһирова сүзләренә язылган «Бәллүр чишмә» җырыннан башланган иҗатыбыз нәтиҗәле булды. 
 
Әйе, Рөстәм татар халкына бик күп моңлы, мәгънәле җырлар калдырып китте. Без кызым Лилия белән аның исемен мәңгеләштерү буенча эшлибез. Аның җырларын тамашачыларга җиткерәбез. Бу эшкә тавышлары, моңнары туры килә торган, Рөстәм хөрмәт иткән артистларны да җәлеп итәбез. 
 
Кызыбыз Лилия дә җыр сәнгатен юлдаш итте, аның үз стиле, үз юлы, үзенең тамашачысы бар. Без кызым белән дуслар.  Ул миңа өч тапкыр әби булу бәхете бүләк итте. Оныкларыбызны бергәләп мәхәббәттә үстереп, шатлыклы мизгелләрен күреп яшәргә Аллаһ насыйп итсен. 
 
Гөлдания Хәйруллина,
Татарстанның атказанган артисты.
Чыганак Шәһри Чаллы
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.02.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»