|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2022 Хәйрия
Күп еллар үзе ашыгыч ярдәмдә хезмәт куйган Әлфия Хисамиевага ярдәм кирәкСаба районының Тенеки авылында яшәүче Хисамиевларга язмыш зур сынау әзерли. Җир җимертеп, эшләп, яшәп, балалар үстереп, аларның уңышларына сөенеп тормыш иткәндә әни кеше Әлфиянең аяклары йөрмәс була. 2018 нче ел язында үзен белдергән бу чиргә беренчел диагноз куелса да, ул әле ахыргача конкрет, табиб мөхере белән ныгытылмаган, дип хәбәр итә район матбугат чаралары.
Менә шул сорау астындагы хәрәкәтләндеруче нейрон чире (БАС) бәлки дәвалануга мөмкиндер дигән өмет аларны Германия клиникасы белән элемтәгә чыгарга этәрә.
Бу көннәрдә алар биредән чакыру кабул итәләр. Һәм чит ил клиникалары белән арадашчылык итүче фонд ярдәме белән республиканың, районның мәрхәмәтле кешеләре кушылып Германиядә диагностика узу өчен кирәкле сумманы җыялар. Акча клиника счетына кучерелгән, хәзер рәсми көне билгеләнгән чакыру гына кирәк.
Гаилә бу көннәрдә ерак юлга, хәерле хәбәрле юлга чыгу өмете белән яши. Ярдәм акчаларын җыю әле дәвам итә. Мондый вакытта акчаның әзе, күбе булмый. Шуңа мөмкин кадәр ярдәм белән өлеш кертсәгез иде. Тамчыдан күл җыела. Хисамиевларга бәхетле көннәрен бик якынайтасы килә.
Бу хакта Хисамиевлар гаиләсе турында сюжет "Саба дулкыннары" телевидениесендә күрсәтелде.
РЕКВИЗИТЛАР
Хисамиев Фидаил Фагемутдинович
4279 3806 3738 1106 (СБЕРБАНК)
Хисамиева Альфия Ривкатовна
2200 5301 8402 2309 (АК БАРС)
--- |
Иң күп укылган
|