поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
13.12.2010 Дин

Хәнәфи мәзһәбен өйрәник

Бөтен дөнья мөселманнары яңа меңеллык алдыннан замандашларның каршылыгына очрады: әһле ислам яшәгән илләрдә дини экстремизм һәм кискен хәрәкәт итү (радикализм) вирусы җибәрелде. Алар вөҗдан иреге гамәленең яңа рәвешләрен барлыкка китерде. Бүген тардиөион диннең рухи мохитен төрле деструктив агымнар чолгап алды. Алар халыкның милли үзенчәлеген һәм күп гасырлар буена ныгып урнашкан гадәтләрен, йолаларны җимерә

Бүген мондый агымнарга иярүчеләр йогынтысына мәчетләр бирелә, аларда яңа тәртипләр урнаша. Мөгаен, боларның барысы да мөселманнарның арасын өзү, аларның рухи тормышында тотрыксызлык китереп чыгару өчен алдан уйлап хәрәкәт итүнең җимешләредер. Кызганыч, бүген эшләр хәтта шуңа барып җитә ки, мөселманнар үзләренең иң зур дини бәйрәмнәрен дә үзара килешеп, бергәләп уздыра алмыйлар. Шуңа күрә татар зыялылары, дәүләт вәкилләре белән берлектә үткәрелгән дин эәлеклеләренең тарихи җыенында мөселманнар арасында килеп туган хәлгә барчылу белдерелде. Анда мондый хәлдән чыгуның бер ысулы итеп эшләрне Әбү Хәнифә калдырган юнәлештә, ягүни хәнәфи мәзһәбендә алып баруның зарурлыгы турында әйтелде. Ул Россия мөселманнарының күпчелегендә дини тормышның нигезе итеп алынды.

 

Хәнәфи мәзһәбе нәрсәне аңлата?

 

Ислам динендә ул нинди урын тота? Тарихка мөрәҗәгать итсәк, Әбү Хәнифә (699-767) дигән исем алган Ногман ибн Сабит данлыклы фикһ белгече булган. Аның исеменә әл-Имам әл-Әгъзам (Бөек Имам) дәрәҗәле титулы кушылган. Әбү Хәнифә сөнниләр мәзһәбенә нигез салган имамнарның иң өлкәне иде. Бу имамнар арасыннан фәкать Әбү Хәнифә генә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с. г. в.) сәхабәләре белән очрашкан. Әбү Хәнифәнең варис булуы мәсьәләсенә шуның өчен дә зур әһәмият бирелә: ул заманның күренекле фикһ галимнәре әл – Әүзаи, Суфьян әс-Саури, Ләис ибн Саад, Мәлик ибн Әнәс аның дәрәҗәсенә дәгъва кыла алмадылар. Болардан тыш, Әбү Хәнифә көндәлек тормыш таләпләренә җавап бирә торган Коръән һәм сөннәткә нигезләнеп, мөселманнарның хокук системасын эшләгән беренче илаһият белгече. Нәнъ әнә шуңа күрә имам әш-Шәфигый: “Мөселманнар фикһтагы уңышлары өчен Әбү Хәнифәгә бурычлы”, – дигән. Дөрестән дә, Әбү Хәнифәгә кадәр фикһ дигән фән булмаган. Ул истихсан (хәерлесен өстен күрү) һәм кыяс (Коръән белән хәдискә таянып хөкем чыгару) ысулларын барлыкка китерде. Имам шәригать галимнәрен акыл һәм гаделлек юлы белән хөкем итәргә чакырды.

 

Имамның никадәрле бөек галим булуын әле бүгенгә кадәр бәяләп бетерү мөмкин түгел. Әбү Хәнифәнең алымы аның мәзһәбен тормыш шартларына нык якынайта. Бары Әбү Хәнифәгә генә Әл-Имам Әл-Әгъзам дигән исем бирелүе һәм мөҗтаһид-мотлак (алар шәригатьтәге һәр сорауга мөстәкыйль рәвештә фәтва чыгара алганнар) дәрәҗәсенә ирешкән укучыларының булуы күп нәрсәләр хакында сөйли. Башка мәзһәбләргә нигез салган имамнардан аермалы буларак, бары Әбү Хәнифәгә җәмгыятьтә үзгәрешләр барган чорда үзенең фәтваларын чыгарырга туры килгән. Шуңа күрә дә хәнәфи мәзһәбе исламдагы иң түземле хокук мәктәбенә әйләнгән. Акылга нигезләнеп гамәл кылудан тыш, хәнәфи мәзһәбенең түземле булуына Аллаһка бөтен калебең белән ихластан ышанып, сүз белән иман кәлимәсен әһтү дә тәэсир итәдер. Мөселманнар өммәте арасында таркалыш китереп чыгарырга сәләтле күп санлы бер-берсенә каршы килүче сектант төркемнәр барлыкка килгәнгә күрә дә хәнәфи мәзһәбе оешуга нигез салган. Бу мәктәпнең төп кагыйдәләре ислам белемен ала алмаган һәм шәригатҗне тулысынча үтәмәгән миллионнарча кешеләрне дә Аллаһка ышанучы итеп караудан тыймый. Ул хәтта җирле инсаннарга исламга кадәрге иске йолаларны сакларга да комачауламый. Алар хәнәфи мәзһәбендә хокукның өстәмә чыганаклары, дип таныла. Шуңа күрә гади мөселманнар да бу мәзһәбне үзләренә аңлаешлы, дип таный. Моннан исә Урта Азия, Алтын Урда, Госманлы дәүләтендә һәм Бөек Магуллар империясендә кешеләрнең хәнәфи мәзһәбен кабул итүләре шул сәбәптән икәнлеге ачыклана. Аларның нәселе хәзергә хәтле бу мәзһәбтә булуын дәвам итә.

 

Хәнәфи мәзһәбендәге фикер хөрлеге нәтиҗәсендә Фәраби һәм Әбугалисина кебек дөнья күләмендәге галимнәр барлыкка килә. Аларның фәнгә керткән өлеше бәһаләп бетергесез. Кешелек дөньясына укымышлы, мәдәниятле һәм рәхим-шәфкатьле затларның кирәк булуы бәхәссез. Бу көчләрнең барысы да мәзһәбләрдә тупланган. Әбү Хәнифә зыялы кеше буларак, ислам дине өндәгән әдәп-әхлак кагыйдәләрен үзенә алган. Ул мондый очракларда чагылыш тапкан.

 

Бөек имам төннәрен гыйбадәттә үткәргән. Әбү Йосыфның хәбәр итүенчә, ул һәр төнне бер рәкәгатьтә тулысынча Коръәнне укып чыккан. Кайчакларда төнге һәм иртәнге намазларны бер тәһарәт алу белән укыган.

 

Бервакыт бер кеше имамга: “Алладан курык”, – дигән. Бу сүзләрдән соң, Әбү Хәнифә калтырап китте, агарынды һәм башын аска иеп: “Сиңа Аллаһының рәхмәте булсын! Кешеләр бу сүзләрне ишетүгә никадәрле мохтаҗлык кичерә!” – диде.

 

Әбү Хәниф үз заманының иң абруйлы дин белгече булган. Шәддад ибн Хәким аның турында: “Мин ул заманда аңа караганда да гыйлемлерәк кешене күрмәдем”, – дигән. Имам әш-Шәфигый: ”Кешеләр хокук фәнен Әбү Хәнифәдән өйрәнә” һәм “Кешеләр хокук фәнендә Әбү Хәнифә белән чагыштырганда балалар кебек кенә”,-дип белдергән.

 

Әбү Йосыф хәбәр иткәнчә, Әбү Хәнифә бервакыт төшендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) каберен казып, аның сөякләрен җыйганлыгы турында күрүен сөйләгән. Бу төш аркасында ул нык кына куркуга калган. Аннары дусты Ибн Сириннән аңа аңлатма бирүен сораган. Ибн Сирин: ”Син Аллаһ илчесенең сөннәтен җыеп, шуңа җан өрә торган кеше”, – дигән.

 

Тик Россия мөселманнары арасында хәнәфи мәзһәбе киң таралган булса да, Әбү Хәнифәнең карашлары һәм эшләү алымнары киң җәмәгатьчелеккә тулысынча билгеле түгел. Шуңа күрә бүгенге көндә Әбү Хәнифәнең дини мирасын өйрәнү аеруча мөһим гамәл булып тора.

 

Хәзерге вакытта Көнбатышны һич тә ислам буенча көн күрә, дип әйтеп булмый. Тик алар да Коръәнне өйрәнүдән тайчынмый. Ни өчен без, мөселманнар, бу мәсьәләдә алардан артта калырга тиеш?

 

Безгә шуны аңлау мәслихәт: радикаль (кискен) идеологияне кайбер илләрдә һәм төбәкләрдәге кебек, бездә көч кулланып юкка чыгару мөмкин түгел. Биредә аңа шундый шартлар тудыру зарури: бу идеологиягә ихтыяҗ барлыкка килмәсен һәм ул үз-үзен юкка чыгарсын. Ә исламның хәнәфи мәзһәбендә кискен идеологиягә урын юк. Кайбер экспертларның: “Хәнәфи мәзһәбе радикализмны тоткарлап торучы көч”, – дигән сүзләрендә хаклык бар. Бу мәктәп кешеләргә түземле һәм уртача карашта булуы белән аерылып тора.

 

Шуны онытырга ярамый: динне акыл белән кабул иткәндә генә без Раббыбыз чакырган урталыкка ирешә алырбыз.


Абдрахман ХӘБИБУЛЛИН
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»