|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2022 Әдәбият
"Шөпшә кышын кая югала?": татар күрмәгән өр-яңа психологик роман дөнья күрдеМәскәүдә яшәп, Арыслан Вөҗдан тәхәллүсе астында иҗат итүче якташыбыз Мостафин Руслан Таһир улының татар күрмәгән өр-яңа психологик ретроспектив романы дөнья күрде. Ул "Шөпшә кышын кая югала?" дип атала. "Бу роман безнең заман турында, безнең уй-хисләр, тойгылар, сынауларны җиңү ысуллары турында. Беренче битеннән үк битараф калдырмый!" - дип уртаклаша үзенең дебют эше турында автор.
Руслан кешенең язмышына вөҗдан нигезләре ничек тәэсир итүе белән кечкенәдән үк кызыксына икән. Профессиональ психолог буларак, ул кешенең төрле психотипларын аера торган тарафларны билгели, үзебезнең төрлелекне байлык буларак кабул итеп, үз-үзебезне ихтирам итәргә чакыра.
Китапны татарстан китап нәшрияты сайтында һәм китаплар кибетләрендә алырга мөмкин. Шулай ук Арыслан Вөҗданның шәхси блогына @vejdanl да язылсагыз, файдалы һәм кызыклы мәгълүмат таба аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|