поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.02.2022 Авыл

Фирая Фәйзуллина: Үзебезнең көч кенә җитмәгәч, Казаннан авыр хәрби техника кайтарырга туры килде

Яшел Үзән районының Олы Яке авылы җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллинаның, трактор руле артына утырып, урамнары кардан чистарткан мәлен видеога төшереп алган булганнар һәм бу көннәрдә ул интернетта таралды.

– Наным, зинһар яза күрмәгез. Аның кадәр сенсация түгел бит ул, безнең авылда күп хатын-кызлар трактор йөртә, – дип сүзен башлады ул, үзенә шалтыраткач. – Видеога төшергәннәрен белми дә калдым. Мондый кар ишеп яуган көннәрдә читтә калып булмый. Тракторлары булган егетләр дә кар чистартырга чыга, сезнең газета аша Айдар Ибраһимовка, Илнур Шәйхетдиновка, Илһам Зиннәтуллинга, Роберт Шакирҗановка, Рөстәм Гайнетдиновка, Илнур Әхмәтшакировка, Радик Закировка, Рамил Назыйровка рәхмәтемне әйтим әле.  
 
Фирая ханымның авыл башлыгы булып эшли башлаганына быел егерме ел була икән. Бу җаваплы эшкә алынганда 35 яшендә генә булган.
 
– Тормыш иптәшем бик булышты, кызганыч, үлеп киткәненә ике ел булды, таянычым иде, – ди ул.
 
Тракторны йөртүгә килгәндә, аның бер авырлыгын да күрми. Бер ягында тормоз, икенче ягында газ, үзе велосипед кебек җиңел генә, ди. Хуҗалыкта эшләр килеп чыкканда, авырсынып тормыйча, трактор руле артына үзе дә утыра. Бу юлы янгын сүндерүчеләр гидрантларны карарга киләсе булганнар. Алар килешкә чистартып куйыйк дип, руль артына утырган булган һәм шуннан кадрга да эләккән. Бу видеоны район газетасы сайтыннан күреп алып, үзе дә шаккаткан.  
 
Авыл урамнарын кардан чистарту өчен авыл советы бер шәхси эшмәкәр белән килешү төзегән. Биш авылны ике трактор чистарта. Әмма кайвакыт аларны гына көтеп утырып булмый, тракторы булган егетләр дә булыша икән. Авыл эчендге юллар гына да 22 чакрымны тәшкил итә. Басу юлларын да исәпләсәң, 30 чакрымга җыела. Кыш башыннан юлларны кардан чистартырга гына да 250 мең сум акча тотылган. Тракторчыларга көненә 12 сәгать тә эшләргә туры килә икән.
 
– Анысына да рәхмәт, юл оешмалары юлларны кардан чистарту өчен килешү төзергә атлыгып тормыйлар, чөнки аларның зур тракторлары тар урамнарга керә алмый. Быел кар күп яуды дибез. Бер ун еллар элек аннан да күбрәк иде. Безнең бер авыл чокырга урнашкан. Кар шул чокырны тутырды да куйды. Үзебезнең көч кенә җитмәгәч, Казаннан авыр хәрби техника кайтарырга туры килде, – дип искә ала Фирая ханым.
 
“Кар куярга урын калдымы соң?” дип шаяртып соравыма, тагын яуса, тар урамнар нишләп бетәр дип борчылабыз, тракторчы егетләр дә кар эттереп булмый, диләр, кайберләренең өйләре дә күренми инде, ди ул.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.02.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»