поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.12.2010 Бәйрәм

Ә бүләккә ни була?

Табигать кышкыга охшамаса да, Яңа ел барыбер якынлаша. Димәк, бүләк сайлар вакыт җитә. Ул матур да, кирәкле дә булырга тиеш. Ә иң мөһиме – кесәгә дә сукмасын. Ә сез якыннарыгыз өчен бүләк әзерли башладыгызмы?

Рафис Хәбибуллин, Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры:

 

– Дөресен генә әйткәндә, ул хакта уйлаган да юк әле. Әмма борчылмыйм, безнең өчен бүләк сайлау ике сәгатьлек эш инде. Андый мәсьәләләрне тиз хәл итәм мин. Балаларга гадәттә кием-салым алам, ә хәләл җефетемә бу юлы нәрсә буласын әлегә уйламадым.

 

Лидия Кириянова, “Комсомольская правда” газетасы хәбәрчесе:

 

– Әлегә сайламадым, әмма һичшиксез булачак. Үзем, мәсәлән, Яңа елга берәрсе белән кая да булса барырмын дип торам. Бәлки йөзек һәм чылбыр ише әйберләр алырмын. Әмма бәясе 4,5 мең сумнан артмаска тиеш. Улыма навигатор кирәк иде, әмма ул аны алды инде. Шуңа күрә уйларга кирәк булачак. Әмма бу бүләк кирәкле нәрсә булырга тиеш. Әти-әниләремә гадәттә аларның икесенә кирәкле әйберләр алам. Узган ел, мәсәлән, видеотехника бүләк иткән идем. Монысы тагын 5 меңгә төшәчәк. Кризис дисезме? Юк, игътисадый кыенлыклар Яңа ел кебек бәйрәмнәргә йогынты ясамаска тиеш дип уйлыйм.

 

Айрат Хәкимов, “Болгар” мөселман стоматология клиникасы баш табибы, Татарстан Диния нәзарәтенең медицина бүлеге мөдире:

 

– Хәзер ел бетә инде, быелга зур эш башламыйча торам әле, диючеләр бар. Ә минем өчен 31 декабрь календарьдагы чираттагы дата гына. Аның башка көннәрдән бер үзенчәлеген дә күрмим. Ул көнне, гадәттәгечә, кичке тугызларда эштән кайтып керәм. 1 гыйнварда эшкә бармыйм, чөнки хезмәттәшләремнең барысы да ял итә. 2 се көнне көндәгечә эшкә китәм. “Яңа ел каникулы” дигән нәрсә безгә кагылмый. Мөселман гаиләсенә чыршы бизәү хәрәм, шуңа күрә андый нәрсә белән шөгыльләнмибез. Ә менә балаларның күңелләрен күрәбез: бүләкләр ясыйбыз.

 

Мидхәт Шәрифуллин, Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды җитәкчесе киңәшчесе:

 

– Яңа елга әзерләнә башламадым әле. Эш бик күп. Республика халкыннан торак төзелешенә кагылышлы сораулар бик күп килә. Аларга җавап бирергә кирәк. Салына башлаган йортларны өлгертеп, фатир ияләренә Яңа ел бәйрәменә ачкыч бирә алсак, моннан да зур бүләк булмас иде, минемчә. Ә инде гаиләгә килгәндә, алар өчен бүләк булачак. Аны мин берничә көн калгач кына алам. Ике оныгым да дәү әтидән сюрприз көтә. Аларга нәрсә алып бирергә икән, дип уйлана башладык инде. Туганнарны, якын дусларны да котларга исәп.

 

Тәслимә ТАҖЕТДИНОВА, укытучы:

 

– Яңа елга алдан ук әзерләнәм. Чөнки ел ахырында мәктәптә мәшәкатьләр болай да арта. Балалар белән бәйрәм чарасы әзерлибез, уку чиреге тәмамлана. Бүләк сайлап йөрергә вакыт юк. Ә быел якыннарыма һәм туганнарыма үзенчәлекле бүләк ясарга җыенам. Киләсе ел – Ак куян елы бит. Барысына куян йоныннан бәйләнгән оекбаш-бияләйләр сатып алдым. Җылы да, файдалы да бүләк булачак. Кыйммәт тә түгел, оекбаш – 150, бияләй 180-200 сум тора.



Ватаным Татарстан
№ 249 | 11.12.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»