|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2022 Авыл
"Силсәвитләрне" нинди язмыш көтә?Авылда теге-бу хәл килеп туса да, су башнясы ватылса да, ут өзелсә дә, юлларга көрт салса да, башка мәшәкатьләр чыкса да урында яшәүчеләр иң беренче “силсәвиткә” хәбәр итәләр. Билгеле, авыл советларының күбесенең финанс хәле мөшкел, күп урыннарда элекке кебек ярдәм кулы сузучы колхозлар да юк. Биләмә җитәкчеләренә үзләренә “баш ватарга” туры килә. Ләкин, ничек кенә булмасын, җирле үзидарә авылларны төзекләндерү, тәртиптә тоту җаен таба. Ярдәм сорап килгән кешене дә кире бормаска тырышалар. Авыл халкына дәүләт программалары турында аңлатып, аларда катнашуны оештыралар, аңлату эшләре алып баралар. Бер сүз белән әйткәндә, халык белән власть арасында элемтә булдыралар, авылларның “күз-колагы”, терәге булып торалар.
Әлбәттә, бар җирле үзидарәләр дә бертөрле эшләми. Тиргәү сүзләре дә еш ишетергә туры килә. Ләкин киләчәктә “силсәвитләрне” сагынып искә алырга калмагае бит әле, җәмәгать...
Барсын да бер җепкә тезәләрме?
Эш шунда: 25 гыйнварда Дәүләт Думасы җирле үзидарәне оештыру турындагы закон проектын беренче укуда кабул итте.
Документны Дума депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас әзерләгән. Исегезгә төшерәбез, алар былтыр декабрьдә ил президенты имзалаган “Русия Федерациясе төбәкләрендә ачык властьны оештыруның гомум принциплары турындагы” канунның да авторлары иде. Һәм җирле үзидарә турындагы әлеге закон өлгесе шул реформаның дәвамы булып тора, диләр экспертлар.
Әгәр закон проекты кабул ителсә, ул авыл советларының бетүенә башлангыч салырга мөмкин. Чөнки, документка ярашлы, муниципаль идарә итү бер баскычта гына калдырыла, аның әлегә кадәр булган ике катлы системасы бетерелә. Крашенинников әфәнде сөйләвенчә, бүген илдә муниципаль берәмлекләр “матрешканы” хәтерләтә. Мәсәлән, районда авыл биләмәләре бар, аларның һәрберсенең үз башлыгы, үз сайланган органы бар. Ә бу проект канунга әйләнгәч, илдә шәһәр округлары, муниципаль округлар һәм федераль әһәмиятле шәһәрләрдә (Мәскәү, Санкт-Петербург һәм, бәлки, Севастополь керер) эчке шәһәр территорияләре булачак.
Биләмә башлыкларының вазифалары район һәм шәһәр хакимиятләренә күчәчәк. Димәк, сайлаулар азая. Ә муниципаль башлыкны сайлап куюның өч юлы булачак. Кайсы юлдан барачакны төбәк власте үзе хәл итә: тели икән – халыктан тавыш бирдерә (монысының булуы икеле), тели икән – урындагы депутатлардан алар арасыннан берәрсен сайлата, өченче юл – урындагы депутатлар губернатор тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан сайларга тиеш була. Шулай итеп, район һәм шәһәр башлыкларын вазифаларыннан алу һәм алар урынына кемне куюны төбәк җитәкчесе хәл итәчәк. Алар муниципаль берәмлек башлыгына кисәтү ясый яки шелтә белдерә алачак. Әгәр тәртип бозу бер ай эчендә төзәтелмәсә, эшеннән дә алыр да хокуклы булачак. Бу, Клишас фикеренчә, кешеләрнең тормыш сыйфатын тәэмин итүгә бер гарантия булып тора. Чөнки бар мәсьәлә өчен муниципаль округ (үзебезчә әйтсәк, район җитәкчесе) җаваплы булачак.
Проект гамәлгә керсә, ул 2028 елга кадәр тормышка ашачак. Яңача эшләүгә күчеш җайлап кына барачак, ә урындагы властька сайланган бар вәкилләр үзләренең вәкаләтләре срогын тутырып китә алачак, диләр документ авторлары.
Нәтиҗәдә илдә 10 мең муниципалитет кыскарачак, 100 мең тирәсе урындагы түрә эшсез калачак, дип белдерде Федерация Советында үткән тыңлауларда юстиция министры урынбасары Андрей Логинов.
Бу закон проекты 2003 елдан эшләп килгән законны алмаштырачак. Крашенинников әйтүенчә, әле эшләүче закон 186 тапкыр үзгәртелеп, “чуар чүпрәккә” әйләнеп беткән. Аннары, 2020 елда Конституциягә үзгәрешләр кертелгәннән соң “властьның төрле дәрәҗәләренең бердәм килешеп эшләү принцибын” тормышка ашыру өчен дә җирле үзидарә турында яңа закон кабул итү кирәклеге килеп туган, ди.
Акча җитми, кадрлар җитми, ди
Җирле үзидарәләр бетерелсә, төпкел авылларда яшәүчеләр проблемалары белән кемгә мөрәҗәгать итәр? Һәр саен 50-60 чакрым үтеп, район үзәгенә чабу мөмкин түгел. Бу җәһәттән закон проекты авторларының җавабы әзер: власть кешеләрдән ерагаймаячак, чөнки бәләкәй авылларда муниципалитетларның территориаль органнары, аларның вәкилләре эшләячәк, дип аңлата алар.
“Бүген күп авыл биләмәләренең бюджеты юк дәрәҗәсендә. Мәсьәләләрне хәл итү өчен кадрлар да җитми. Нәтиҗәдә халык югарырак түрәләргә мөрәҗәгать итә. Ләкин алар проблемаларны хәл итү өчен янып бармый”, – диде канун проектын беренче укуда Крашенинников.
Документны тәнкыйтьләүчеләр сәламәтлек саклау һәм мәгарифне оптимизацияләүне искә төшерделәр. “Ул чакта да акча юк, кадрлар юк, әйдәгез, эреләтәбез, дидегез”, – дип каршы чыкты КПРФтан Алексей Куринный. Ә ЛДПР депутаты Алексей Диденко бу хәл авыллардан кешеләрнең читкә тагын да күпләп китүенә этәрергә мөмкин дигән фикерен әйтте.
Оппозициядәге депутатлар үз карашларын кыю җиткерсә, төбәкләрдәге закон чыгару органнары Дәүләт Думасы тәкъдименә каршы барырга батырчылык итми. Шуңа бу канун өлгесе кабул ителер, мөгаен. Үзгәрешләр кертелсә дә, аларның әһәмияте әллә ни булмаячак дип фаразлый сәясәт белгечләре.
Уйланырга урын бар...
Закон проектына аңлатмада аның җирле үзидарәне камилләштерүгә юнәлтелүе турында языла. Әмма чынлыкта оптимизация исеме астында алып барылган мондый “камилләштерүләрнең” күбесе “яптымизация”гә әйләнүенә үзебез шаһит булдык. Авылларның тормышы турында сүз барганда бу аеруча борчуга сала. Авыл кешеләре проблемалары белән үзләре генә торып калмасмы?
Сез ничек уйлыйсыз? Бәлки, авыл биләмәләре башлыклары да үз фикерен әйтер...
Фото: beloretsk24.shtyrlyaev.ru
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|