|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2022 Бәйге
"Блогер.Татар" җиңүчесе Руфия Мөхетдинова премиясен гаиләсенә, авылына һәм блогерлык буенча укуга тотканКазанда «Блогер.Татар» республикакүләм бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Авыллар темасына багышланган Икенче бәйге һәм гаилә темасына багышланган Өченче бәйге җиңүчеләре тантанага Татарстанның төрле районнарыннан килгән иде. Һәр бәйгенең унар җиңүчесе егермешәр мең сум премиягә ия булды. Җиңүчеләрнең берсе Руфия Мөхетдинова болай дип уртаклаша: "Татар телле аккаунтларны үстерүдә ярдәм итүчеләргә, "Блогер.Татар" бәйгесен оештыручыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Кем уйлаган бит, бәйгенең җиңүчесе булырмын дип.
Икенче рәхмәтләрем туган авылыма, аның кешеләренә. Алар булмаса, әлеге аккаунт та булмас иде, ә аккаунт булмаса, мин бәйгедә катнаша да алмас идем. Алар бик актив, сөбһанАллаһ.
Өченчедән, рәхмәтем минем гаиләмә. Әгәр гаиләм мине канатландырып тормаса, мин ул эшне алып бара алмас идем. Чөнки кайвакыт, бигрәк тә бәйрәм вакытларында, инстаграм күп вакытны ала. Ә тормыш иптәшем минем һәр башлангычыма "әмин" дип торучы кешем. Чөнки ул белә, мин бары тик үземә ошаган әйбер белән генә шөгыльләнә алам, ул шөгыль мине башка шөгыльләргә илһамландыра ала. Шуңа да ул миңа "Ошый икән, эшлә. Тик башлаганны ташлама"- ди.
Ә бүләккә килгәндә, нинди бүләк дип сорап язучыларга- 20 000 сум акчалата бүләк булды. Гаризаны җибәргәндә, җиңсәм 25% авыл өчен, 25% уку өчен, ә 50% гаиләмә дип күңелемә салып куйган идем. Аллаһның әмин дигән чагы туры килгәндер. Гаризаны отпуск ялына авылга китәргә бер көн кала җибәрдем дә, шул килеш оныттым. Шатлыклы хәбәр көтмәгәндә килеп иреште. Вәгъдә иман. Әйткән сүземдә тордым, авыл күренеше белән 2022 елга календарь чыгарырга насыйп булды. Икенче өлешен укуга тоттым.
Сүземне йомгаклап, дуслар, шуны әйтәсем килә: күңел кушкан эшләр белән шөгыльләнегез, гомер бер генә бит. Шул чакта ул сезнең җаныгызга рәхәтлек, ләззәт бирәчәк."
--- |
Иң күп укылган
|