|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2022 Җәмгыять
Лилия Тимергалиевадан булмаган фатирын мохтаҗларга бирергә кушалар«Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары, шагыйрә Лилия Тимергалиева язмыш сынауларына шактый дучар булды. Шуңа карамастан, шагыйрәгә фейк аккаунтлардан язып, авыр сүзләр әйтеп рәнҗетүчеләр дә бар икән. Бу хакта ул болай ди: “Кичә фейк аккаунт ясап, мина бер зат болай диеп язды: Сез кияүгә чыгып бала таптыгыз, балагыз үлде, үзегез аерылдыгыз, ә фатир калды. Бу фатирга чыннан да мохтаң кеше бардыр, кире бир фатирыңны дип ашыга-кабалана язды.
Бу исәнләшә белмәүче, итагатьсез затка сорау бирдем: кая соң ул фатир дип. Бу яза: дусларыгыз шулай сөйли ди. Кемнәр дим. Утсыз төтен булмый ди. Кыскасы, җавап бирә алмады бу зат, ә ник? Чөнки җавап юк, минем дусларым артымда юк уйдырмалар сөйләп гайбәт чәйнәми.
Фатир булмавын дусларым да, калган подписчикларым да белә, Алла кемгә язган, шуңа булыр. Мохтаҗларга булсын, ә мин әлхәмдүлилләһ бай, минем Алла бар, якын туганнарым, ышанычлы дусларым, яраткан эшем бар.
Гаиләмә исә, хәтта таркалган булса да, беркемнең дә күз карашы белән дә кагылырга хакы юк!
Мин аерылган иремә бик рәхмәтле, ул искиткеч кеше, ә улыбыз безнең җәннәт ачкычы, иншаАлла”, – ди Лилия.
--- |
Иң күп укылган
|