поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
04.02.2022 Мәдәният

Рәмзия Закирҗанова: Авыр сынаулардан соң, яшәүнең кадерен белә башлыйсың

Моннан 44 ел элек, әбисе биргән 30 сум акчаны алып, башкалага, музыка училищесына юл тота ул. Әти-әнисе кызларын артист итеп күрәсе килмәсә дә, Рәмзия Казан театр училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң,яшь артистка бәхет елмая. Рәмзия Закирҗанова Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Шунда уйнаган елларында, Рәмзия чибәр, чая яшь кызлар рольләре белән тамашачы күңеленә кереп калды.

Бүген исә артистны җитди хатын-кызлар, ак яулыклы әбиләр образларында күрәбез. Сәхнәдә ул җан өргән образларны санап бетерерлек түгел. Соңгы елларда Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында барган “Нигез ташлары”нда ─Гүзәлия (Туфан Миңнуллин), “Сөннәтче бабай”да ─ Фәхрия (Гаяз Исхакый), “Кәҗүл читек”тә ─Әби (Гаяз Исхакый әсәре буенча), Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй!” спектаклендә Миңзифа һ.б. рольләре белән сөендерә артист.
   
Рәмзия тормышта кешелекле, ярдәмчел, көчле рухлы булуы белән аерылып тора. Җиде ел инде яман авыру белән көрәшә ул. Шулай да төшенкелеккә бирелми. Яраткан эшеннән, сәхнәдән аерылмый.
     
Артист 12 гыйнварда үзенең юбилее уңаеннан сәхнәләштерелгән “Матур Сity” спектаклендә баш рольдә уйный.
 
 Без Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова белән аның иҗаты һәм тормышы турында сөйләштек.
 
─ Рәмзия, артистка үз холкына туры килмәгән рольләрне дә уйнарга туры килә. Андый очракта образларың ничек туа?
 
─ Холкыма туры килмәгән рольләр белән азапланган чаклар да булды. Кайда гына булсам да, хатын-кызлардагы сыйфатларны күзәтергә яратам. Аннары репетициядә режиссер ярдәме белән образ килеп чыга.
 
─ Тамашачы артистны тискәре рольдә бик яратып кабул итми. Сиңа да андый карашны тоярга туры килгәндер.
 
─ Әлбәттә, андый карашны тойдым, әле дә тоям.Телевизион спектакльләрдә җилбәзәк хатыннарны уйнаганнан соң, бер әби: “кабәхат”, дип битемә төкереп китте. Әгәр тамашачыны ышандырырлык итеп уйнаганмын икән, моңа сөенергә генә кала.
 
─ Артист халкы тормышында булган күңелсез хәлләрдән соң да сәхнәгә чыга ...
 
─ Бервакыт спектакль алдыннан театрга шалтыратып, ике туган сеңлем үлгәнен хәбәр иттеләр. Шул вакытта ничек авыр булуга карамастан, спектакльдә уйнап чыктым.
 
─ Үзеңнең мөмкинлекләреңне сәхнәдә файдаланып бетерә алдыңмы әле?
 
─ Юк шул, шунысы кызганыч, ул мөмкинлекләр уйныйсы килгән рольләр белән хыялда гына калды. Хәзер аларны уйнарга соң инде. Яшь узган.
 
─ Рәмзия, кинорежиссерлар да синең уйнавыңа битараф булмаган. Кайсы режиссер тартты сине кино сәнгатенә?
 
─ Иң элек мине режиссер Әхтәм Зарипов күреп алды. Аннары Нурания Җамали, Рамил Төхвәтуллин, Фәрит Дәүләтшин һ.б. режиссерлар төшергән фильмнарда уйнадым. Фильм артистны популярлаштыра, халык күбрәк таный башлый.
 
─ Театрда эшләү белән бергә, кинода төшәргә вакытын да табарга кирәк бит әле.
 
─ Ул яктан режиссерыбыз Ринат Әюповка рәхмәт. Китәргә туры килгәндә репертуарны җайлаштыра.
 
 ─ Синең “Ак чәчәкләр” фильмында үз язмышыңа охшаш роль уйнаганыңны үз танышларыңнан кала, тамашачы белмәгәндер дә.
 
─ Әйе, авыру хатын Дилбәр ролен уйнаганда, мин шундый халәттә идем. Шуңа күрә миңа анда уйнарга да туры килмәде. Үзем булып яшәдем.
 
─ Сиңа гомер юлында шактый гына кайгы-хәсрәтләр дә кичерергә туры килде. Ирең Ленар юл фаҗигасенә очраганнан соң, син аның гомере өчен көрәшкән идең. Бүген ирең үзеңнең ныклы таянычың.
 
─ Авыр хәлләрдән соң, яшәүнең кадерен ныграк белә башлыйсың . Кызыбыз кечкенә чакта,ирем Ленар белән минем күз алдында юл фаҗигасенә очрадылар. Табиблар:“Ирегезне палатага кертеп тормыйбыз, барыбер үлә”, − дип хастаханәдән чыгардылар. Шуннан соң аны өйдә тәрбияләдем. Аллага шөкер, берничә айдан аякка басты. Ленар белән бергә яшәвебезгә 30 елдан артып китте. (Аның белән ике бала тәрбияләп үстердек). Ул минем төп терәгем.

─ Рәмзия, сиңа шундый көчле рух кайдан килә?
 
─ Дөнья бик матур бит. Шуңа күрә яшисе килә. Эшлисе эшләр күп әле. Мин бөтен башкарасы эшләремне дәфтәргә язып барам. Шәхси тормыштагыларының күбесе үтәлде.( Ленар хыялларымны тормышка ашырды). Иҗатта үтәлмәгәннәре дә бар. Кем белә, бәлки алары да үтәлер әле.
 

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 04.02.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»