|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2022 Ана теле
Тел һәм җыр. Сүз - умыртка күзәнәге. Асыл сыйфаты: мәгънәле дә, хисле дә“Туган телем – иң ышанычлы мөлкәтем, аны миннән беркем тартып ала алмый, ә мин аны көн дә бушка диярлек өстәп тора алам”. Бу гыйбарә язмаларыбызга эпиграф була алмасмы? Җырда мәгънә белдерү чаралары иң башта аваз, кушаваз, иҗек булса да төп чара ул – сүз. Шул төп күзәнәкләргә күчик. Җырда сүзнең әһәмияте турында Ренат Харис, Ризидә Әхиярова “Бер сүз эзлим, сиңа әйтер өчен” дип, “Бер генә сүз” исемле җыр язганнар;
Җырның нигез ташын хасыйл иткән сүз белән ничек эш ителүен Габдулла Тукай менә болаерак тәфсирләгән: “ ... Мондый шигырьләргә халык җырлары дип әйтелә. Бу җыруның әүвәлендәге ике юлы, ягъни “минем сөеп җиккән атым – кара берлән тимер күк” дигән сүзләренең, соңгы ике юлга бик ябышуы булмаса да, соңгы: “сагынганда айга карыйм – ай да ялгыз, минем күк” дигән мәгънәле вә хисле сүзләрнең астына нинди истигъдатлы (талантлы) шагыйрь дә кул куюдан тартынмас дип уйлыйм.
Аннан соң безнең халыкта җырлар өчен әүвәлге ике юлның күп вакытта бер дә әһәмияте дә булмыйдыр. Әүвәлге ике юл анчак скрипка уйнаганда бер кәррә кыл тартып кую кабиленнән генә бер нәрсәдер. Мәсәлән, гавамнан берәү җырлый: “Сандугачлар су ташый – кайда икән су башы”. Ул бу сүзләрен җыруга санамый, бәлки тыңлаучыга үзеннән бернәрсә көттерә.
Тыңлаучы: “Бу нәрсә әйтмәкче була икән?” дип көтеп торган чагында гына, ул: “Безнең җанкәй ялгыз башы – Хозыр булсын юлдашы”, дип куя.
Шулай көтмәгәндә генә килеп чыккан бу матур сүзләр тыңлаучының колакларына вә күңеленә, әлбәттә, хуш килә.
Бу тарыз (рәвешле) җырлау табигый рәвештә сайланган булса да, бик моәффәкыятьле (уңышлы) сайланган. Әүвәл юк кына сүзләр берлән тыңлаучының колагын торгыз да, аннан соң мәгънәле сүз әйт. Бик яхшы бит! Шулай, көтеп алган кадерле була,” ди җыр сөюче, аны төпле белүче шагыйребез (2 т., 261 б.).
Аңладык ки, җыр текстының Тукай билгеләгән үзенчәлекләреннән берсе ул – “әүвәлге ике юлы соңгы ике юлга ябышмау”. Тик шуны диккатькә алып искәртик: Тукай очраклы атаган юк сүзләр белән шулай ук очраклы атаган мәгънәле сүзләр калыбы мәҗбүри кагыйдәи рәвеш түгел икән бит,– моны бигрәк тә бүген дә җыр чыгару белән шөгыльләнүче әһелләребез зиһеннәренә алсын иде. Шул ук язмасында Тукаебыз болай ди: “Югыйсә безнең һәр дүрт мисрагы да (җыр, шигырь юлы) бер-беренә ябыша торган җырларыбыз да бар. Мәсәлән: Җаныем, җаныем, җанашым, авыртмыймы җанбашың? / Авыртсалай. ай, җанбашың, үзем түшәк, җанашым; Мин сөямен үзеңне, кашың берлән күзеңне; Мин сөйгәнне син шуннан бел: / һич тә алмыймын күземне.
Хәер, бу тезисын Тукай болай тәмамлый: “Ләкин болар мөстәсналар (аерым очрак) дияргә була (2 т., 261 б.), ди. Аның бу искәрмәсе дә уйландыра бит. Даһый шагыйрь “ Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска иҗтиһат итәргә кирәк”, дигән икән, димәк ки, анда “юк”, “мәгънәсез” сүзләр була алмый! Алда күрербез, алары да безнең өчен “җәүһәр вә якут” саналырлык хәзинә икән!
Бу – бер яктан. Икенче яктан караганда, баштагы юл белән икенче юлның мәгънәви нисбәте дә заманалар үтү белән үзгәрә бара бит. Тукайдан соңгы чор ул җырның күпчелек очракта тулаем бер әсәргә, ягъни мөстәкыйль шигырьгә таянып, нигезләнеп чыгарылуы белән характерлыдыр. Әгәр без бүген бәяләр өчен җырның асылын Тукай билгеләгән әсәсен –“халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр” – дигән канунын алабыз икән, анда бер генә дә мәгънәсез сүз, гыйбарә булырга тиеш түгел. Моны бит әдип фәнни анализы барышында үзе үк исбат итә: “Менә шушы дәгъваны, ягъни халык җырларының сихерле көзге икәнен күрсәтер өчен, хәзер берничә җырлар җырлап күрсәтәбез. Мәсәлән: Байлар кияр каракүл – без киябез эшләпә; / Ходай бәхетне бирмәсә, баеп булмый эшләп тә.
Менә бу җыру – халкыбызның бу дөньядагы “байлык” вә “фәкыйрьлек” дигән ике нәрсәгә карашы. Аныңча, ходай бәхетне бирмәсә, баеп булмый эшләп тә.
Кимим – бүркем булса да, җыламыйм күңелем тулса да, Ходай кушкач, нихәл итим, чыдыйм авыр булса да.
Менә бу – халыкның ходай тәкъдиренә чын күңелдән тапшырылуын һәм, никадәр авыр булса да, үзен-үзе чыдарга көчләвен күрсәтә. ди Тукаебыз.
Ул шулай дигән дә бит, тик аның мисаллары безнең чор кешеләренә тәэсир итәме соң. Эш бит аерым мисалда түгел, ә бәлки җырдагы сүзнең гомумән тәэсир итүе, Тукайны борчыган да сүз безне борчыган да сүз, бүген үземне, бүтәннәрне борчыган “юк сүзләр” Тукайныкыннан һич ким түгел.
Үземнекеләрдән берничәне генә “куен дәфтәремнән” күчерәм: “Җыр тыңлыйм. Тагын “йөрәк”, тагын әйтергә теләгән мәгънә төсмеренә туры килми; Җитмәсә янәшәсендә үк тагын матур; Гади генә кытыршылыклар, әмма тел хатасы бит, шуңа күрә күңелне кыра: Ничек яшәгәнмен микән... (икән урынына); Умырзая, умырзая // әйт син миңа, яшьлек ярым кая (кайда урынына); Син бит әни безнең өчен бер генә, берәү генә... (татарча: безгә); бер генә ди.Җитмәсә әле бер генә мәгънәле сүзнең – синонимның кирәксез кабатлануы...
Үзәкләремне өзә бит синең бер карашың да (урынсыз мәгънәви кабатлау);
Синтаксик бозылу: Әллә инде үзеңдәме белмисең (рифма колы булгач!).
Җыр җанрының өч нигезен: халык рухы, көй-моңы һәм теле булуны бергә үреп күңелдән кичерү һәвәслегенең Тукайда ничек чагылуын уйлануны тәнәфестә дә дәвам иттерик. Уйланыр өчен уңай һәм тискәре мисаллар үзегездә дә җитәрлектер.
Болар “тел кытыршылыгы” дип ризасызлык белдереп төртеп куелган мисаллар. Күрдек, төшендек: Тукай аларга мәгънәви-семантик яктан анализ ясаган. Хәтергә уелып, сабак булсын өчен, тел, сөйләм дәресләрендә күнегү сыйфатында кулланырга җаңлы булсын өчен без аларны лингвистик-семантик, грамматик, синтаксик яссылыкта анализларга җөрьят итеп карарбыз. Хәзергә исән-сау торыгыз!
Илдар Низамов,
филология фәннәре докторы
Фото: пиксабай
Илдар НИЗАМОВ |
Иң күп укылган
|