|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2022 Шоу-бизнес
Халык татар артистларының ярымшәрә килеш ВИДЕОга төшүенә ризасызлык белдерәЗамирә Рәҗәпованың челтәрле бизнеста эшләве беркем өчен дә сер түгел. Тагын бик күп кенә башка татар эстрадасы артистлары да бу өлкәдә акча эшләү юлын сайлаган. Бу көннәрдә Замирә үзенең инстаграмында Мисырда ял итүче "сетевой" хезмәттәшләре катнашында видеочеллендж урнаштырган. Әллә нәрсәсе дә юк кебек инде бу видеоның, анда төшкән ханымнарның ярымшәрә булуын исәпкә алмаганда. Кадрларда Лилия Муллагалиева, Зәмирә Рәҗәпова үзе, җырчы Айгөл Шәйхетдинова һәм башкалар күренә. Мондый бизнес тамашачылар күңеленә хуш килмәгән, ахрысы, алар татар артистларын тәнкыйть утына тотканнар: «Нигә кирәк бу комедия? Реклама өченме?», «Шул ял итә торган акчаларыгызны авыру балаларга бирегез, менә булырсыз кеше. Арт шәрифләрегез белән мактанып утырасыз», «Гафу итегез, телевидение кешесенә мондый шәрә күкрәкле хатыннарны бөтен дөньяга күрсәтү матур нәрсә түгел. Үз дәрәҗәгезне, үзегезгә булган бөтен хөрмәтне бетерәсез», - дип яза халык.
Ә сез ни уйлыйсыз?
--- |
Иң күп укылган
|