|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2022 Җәмгыять
Чаллыда яшәүче 15 миллионга баеган Анна: "Оту белән күз алдыма өй килде"Яңа ел алдыннан Чаллыда гомер итүче Аня Поперечнаяга бәхет елмайган. Алар балалар белән федераль челтәрләрнең берсендә лоторея уйнатыла дигән мәгълүматны күргәннәр һәм шул акциядә катнашырга булганнар. Моның өчен макорон, песи ризыгы яисә киндер-сюрприз алырга кирәк икән. Шартны үтәп, шулай эшләгәннәр дә. Өйгә кайткач, товар чегын бәйгедә катнашу өчен махсус сайтта теркәгәннәр һәм тиешле урынга җибәргәннәр. Озак та үтмәгән Аняга: «Сез 15 миллион сум акча оттыгыз. Бу акчага сез йорт сатып ала аласыз, яисә үзегез теләгәнне төзисез. Тик бәясе 15 миллион сумнан артмаска тиеш», – дип шалтыратканнар.
Башта бу хәбәргә ышанмаганнар. 31 декабрьдә сертификатны алгач кына Аня үзенең җиңүче булуына инанган.
Аня опекадагы өч бала һәм әнисе белән газ шартлаган 48/20 йортында яши. Дөрес, аларның фатиры зыян күрмәгән иде. Шулай да балаларның тормыш шартларын яхшырту максатыннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова ярдәме белән аларның фатирын да ремонтладылар.
Анна лотереядән откан акчага Чаллы янында йорт төзергә хыяллана. «Гаиләбез зур. Бу фатирны да сатмыйбыз. Аны ремонтлаган өчен шәһәр җитәкчеләренә рәхмәтлебез», – ди Аня.
Чыганак Шәһри Чаллы
Зөлфия ФОАТОВА |
Иң күп укылган
|