|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2022 Криминал
Татарстанда бер экс-глава сигез елга колониягә озатылдыТатарстанның элеккеге экология министры Әгъләм Садретдиновның эшенә Казанның Идел буе район суды нокта куйды. Әгъләм Садретдинов, кеше яллап, Буа кешесен үтертүдә гаепләнә. Суд Садретдиновны гаепле дип тапты һәм аны рәшәткә артына озатты. Җинаять 2003 елда кылына. Ул вакытта Садретдинов Буа районы башлыгы вазыйфасын башкара. Шушы чорда Садретдинов белән җирле эшмәкәр арасында низаглар башлана. Тикшерү версиясе буенча, район башлыгы Казанның «Кварталлар» оешкан җинаятьчел төркеме әгъзаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Үтергән өчен аларга 180 мең сум акча түли, дип хәбәр итә Татар-информ.
«Зыян күрүченең Садретдинов өстеннән төрле инстанцияләргә күпсанлы шикаятьләр язуы җинаять кылу өчен сәбәп була», — дип ачыклык кертте Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Озак еллар эшмәкәрне үтерү буенча җинаять эше ачыкланмый ята. 2020 елның июлендә тикшерүчеләр заказчы булырга мөмкин булган кешенең эзенә төшә. Соңрак, Садретдиновны тоткарлыйлар һәм СИЗОга җибәрәләр.
Кичә прокуратура судтан элеккеге экология министрын тугыз елга рәшәткә артына җибәрүне сорады. Бүген суд таләп ителгән срокны бер елга киметте һәм Садретдиновны сигез елга катгый режимлы колониягә озатты.
Һәлак булган эшмәкәрнең улы мондый хөкем карары белән килешми. Процесс башланганчы ук ул Садретдинов өчен мондый җәзаның йомшак булуын әйтте һәм судтан җинаятьчене 20 елга колониягә хөкем итүне сораган иде.
--- |
Иң күп укылган
|