поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.02.2022 Җәмгыять

Мәктәпләрдәге «кара» тартма ышаныч тудырырмы?

Мәктәпләрдә укучыларга борчыган сорауларын язып салыр өчен «кара» тартмалар барлыкка килергә мөмкин. Чиләбе өлкәсендәге Чибәр күл шәһәренең укучы активистлары мондый тәкъдимне Россия Мәгърифәт министрлыгына җиткергән. Мондый тартмалар бала күңелендәге үпкәләрне киметә алармы?

Активистлар фикеренчә, ышаныч әрҗәсенә теләсә кайсы сорауны, психологка үтенечне исемне күрсәтмичә язып булачак. Бу – җәберләү турында сөйләттерүнең бердәнбер юлы дип саный алар. Бүген бит укучыларның барысы да хис-кичерешләрен психологка барып сөйләргә батырчылык итми. Психологка да ышанамы әле ул? Ә бу очракта тартмага җыелган борчуларны социаль роликлар аша күрсәтеп тә хәл итеп булачак дип ышана идея авторлары. Мондый яңалык балалар һәм олылар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытачак. Һәрхәлдә, яшьләр шулай уйлый.

– Яхшы фикер бу, –ди Алабуга районың Хлыстово мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы, «Мобиль укытучы» грантын откан Ольга Пермина.–Үсмерләр бит теләсә кемгә ачылырга яратмый, ә чит кешегә бөтенләй. Үзләренең үпкә, курку, борчуларын әйтеп язганда, андый хисләрдән арына алачаклар.

Балтач районының Салавыч күп профильле лицее директоры Нурсил Заһидуллин әйтүенчә, аларда мондый тартма күптән куелган инде. Аны гел ачып карап торалар, тик хат салучылар гына юк икән. Мәктәбен әйтергә теләмәгән Ләлә Галиеваисә мондый тартмаларавылга караганда, шәһәр җирендә күбрәк кирәк, ди.

– Шәһәрдә балалар бер-берсен кыерсыту, укытучылар белән укучылар арасында аңлашылмаучанлык барлыкка килү очраклары шактый. Кайбер мәктәпләрдә меңнән артык бала укый. Директор андагы хәлләрне каян белеп бетерсен? Психологның да шулкадәр укучы белән эшли алуы икеле. Яшерен тартма исә барлык проблемаларны хәл итәргә булышачак. Әлбәттә, язсалар инде. Авылда бөтен нәрсәне дә контрольдә тотабыз. Шәһәрдә исә күршесендәге хәлне дә белмиләр хәтта, – ди укытучы.

Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбен тәмамлаган Марат Бобоеров бүген Санкт-Петербург дәүләт университетында белем ала.

– Мин моны хуплыйм, – ди Марат. – Кечкенә чагында баланы җәберлиләр икән, аның үзбәясе түбәнәя, ул үчле булып үсәчәк. Бу хәлләр күңелсезлек белән тәмамланырга мөмкин. АКШтагы «Колумбайн» мәктәбен генә искә төшерик: ике баланы яратмаганнар, рәнҗеткәннәр. Шуңа күрә алар җинаять юлына баскан. Психологлар, барысын да ачыклап, борчуларны кичерергә ярдәм итәргә тиеш.

Әлеге тәкъдим турында Нидерландта яшәүче якташыбыз Гөлзирә Гаязованың да фикерен белештек. Анда тартмалар кую гадәте юк икән.

– Мин якшәмбе мәктәбендә эшләдем. Бер генә баланың да тәртипсезләнгәнен күрмәдем. Әгәр берәр хәл килеп чыкса, укучы укытучысы белән ачыктан-ачык сөйләшә, барысын да аңлата. Мөнәсәбәтләрне җайлау өчен бакчадан, башлангыч сыйныфтан ук аерым дәресләр булдырылган, – ди Гөлзирә Гаязова.

– Казанның 171 нче мәктәбе психологы ОганнаАкопянактивистлар фикере белән килешә.

– Һәр үсмернең үз борчуларынаҗавап табарга теләгән минутлары бар. Бу очракта ышаныч почтасы булыша ала. Ни өчен дигәндә, бар бала да үз проблемаларын ачыктан-ачык белдерә алмый. Хәзер күп кенә мәктәпләрдә килештерү хезмәтләре булдырылган.Анда укучылар, җитәкчеләр белән бергә,балалар һәм укытучылар арасындагы бәхәсле хәлләрне чишү, буллинг күренешләрен, үсмерләр арасында хокук бозу очракларын булдырмау буенча эш алып бара, – ди Оганна Акопян.

Белгеч фикере

Илсөя Сәгъдиева, Татарстан Мәгарифне үстерү институты белгече:

– Мин тартма урынына, хәзерге заман технологияләренә бәйле башка форматны сайлар идем. Яшьләрне җәлеп итмәс ул. Бала үз күңелендәгесен ышанып тапшыра ала торган мавыктыргыч заманча чара кирәк. Мондый тартмаларга укучыларның 20 проценты нәрсәдер язып салырга мөмкин. Тик проблеманы әйтептүгел, кызык өчен. Проблемасы булганы анда язмас дип уйлыйм. Аның ел буе эленеп торуының да кирәге дә юктыр. Озак эленеп торса, игътибар итми башлаячаклар. Әйтик,психологлар көнендә, бер-беребезгә ярдәм итү акцияләребулганда куярга мөмкин.


Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.02.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»