поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.02.2022 Мәдәният

Камал театрының архитектура концепциясенә бәйге финалистлары үз проектлары өстендә эшне төгәлләделәр

3 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясенә багышланган Ачык Халыкара бәйгедә катнашучылардан конкурс тәкъдимнәрен кабул итү тәмамлана. Финалга чыккан 8 команда әгъзалары 3 ай дәвамында Камал театрының Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендә, Кабан күле ярында урнашачак яңа бинасының проектлары өстендә эшләде.

Архитекторлар функциональ биремгә туры китереп, барлык пунктларны да исәпкә алырга тырыштылар: театр труппасы өчен кирәкле бүлмәләр санын, сәхнә, репетиция заллары һәм оркестр чокырларын, өстәмә белем бирү һәм перформатив киңлекләрне, шулай ук заманча комфорт һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүче барлык техник бүлмәләрне дә проектларына керттеләр. Моннан тыш, конкурсантлар яңа бинаны шәһәр ландшафтына яраштырып кертүне һәм театрга керү юлының уңайлы урнашуын, җәмәгать транспорты тукталышларыннан җәяүлеләр агымы юнәлешен, район буенча хәрәкәт итүнең мөмкин булган сценарийларын, автомобиль кую урыннарын, биеклек буенча чикләмәләр һәм җир асты суларының дәрәҗәсен, ел фасылларының алышынуын, бинаның тышкы кыяфәтен һәм башка бик күп нәрсәләрне уйга алдылар.

Хәзер финалистларга бәйге нәтиҗәләрен игълан итүне генә көтәргә кала. 2022 елның 15 февралендә экспертлар советы утырышы узачак, аның составына республиканың күренекле дәүләт һәм театр эшлеклеләре керә. Бәйгенең эксперт советы рәистәшләре – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм Камал Театры директоры Илфир Якупов. Жюри һәм эксперт советы әгъзаларының тулы исемлеге белән бәйге сайтында танышырга мөмкин:https://theatre.tatar/.

16-нчы февраль көнне Казан мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри әгъзалары иң яхшы өч проектны сайлап алачак һәм бер җиңүчене билгеләячәк. Ачык бәйгенең финалын онлайн трансляциядә карап була. Җиңүченең исеме 17 февральдә матбугат конференциясендә игълан ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, төп приз өчен көрәштә 8 консорциум катнаша:

Новиковлар архитектура практикасы (Казан) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзалары: Borgos Pieper (Барселона, Испания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания).

Аларның танылган проектлары: Казандагы Түбән Кабан күле яр буе (Россия), Валенсиянең Үзәк паркы (Испания), Ослодагы Норвегия милли опера һәм балет театры (Норвегия).

Metropolis (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзалары: Coop Himmelb(l)au (Вена, Австрия), Miriada Group (Казан).

Аларның танылган проектлары: Севастопольдә опера һәм балет театры (Россия), Пусан кино үзәге (Көньяк Корея), Кемерово шәһәрендә музей-театр комплексы (Россия).

«Рождественка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге «Театр лабораториясе» консоциумы

Консорциум әгъзасы: BURO SMART (Санкт-Петербург/Мәскәү, Россия)

Аларның танылган проектлары: «Алматаның 1000 еллыгы мәйданы» (Казахстан)

«Мегабудка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзалары: FORM архитектура бюросы (Мәскәү), ZARF architects (Казан).

Аларның танылган проектлары: «Кудыкина гора» табигать паркының кунакчыллык Үзәге (Россия), «Гараж» заманча сәнгать музее бинасы (ОМА белән берлектә, Россия).

«Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» җитәкчелегендәге «Көнчыгыш җиле» консорциумы (Казан)

Консорциум әгъзалары: DA! Architects (Шанхай, Кытай), Dialog urban planning (Казан).

Аларның танылган проектлары: Кабан күле яр буен төзекләндерүнең II чираты (Россия).

Wowhaus бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзалары: Kengo Kuma & Associates (Токио, Япония), Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия), «Архитектор Бакулин Герман Алексей улының шәхси иҗади остаханәсе» (Казан, Россия).

Аларның танылган проектлары: «Станиславский» электр театры (Россия), Дариюс Мийо ис. Консерватория, Безансондагы сәнгать һәм мәдәният Үзәге (Франция).

«ПРАЙД» иҗат җитештерү берләшмәсе (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзалары: Zaha Hadid Architects (Лондон, Бөекбритания), Atelier Ten (Лондон, Бөекбритания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания).

Аларның танылган проектлары: Бакуда Гейдар Алиев Үзәге (Әзербайҗан), Гуанчжоуда Опера театры (Кытай), Чанша Мэйсиху Халыкара мәдәни үзәге (Кытай).

Bespoke Architects (Казан) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзасы: Asif Khan Studio (Лондон, Англия).

Аларның танылган проектлары: Dubai Expo 2020 (БГӘ) җәмәгать киңлекләренә керү өчен углерод җепселеннән порталлар, «Урбан» Бизнес-үзәге (Россия).

Бәйге 2021 елның 23 июлендә старт алды. Ноябрь аенда Казанда финалга чыккан 8 команда өчен семинар узды, һәм алар үз проектлары өстендә экспертлар белән тыгыз элемтәдә эшли башладылар. 12 һәм 14 гыйнварда онлайн форматта финалистлар эшенең башлангыч нәтиҗәләрен тәкъдир итттеләр, анда архитекторлар инде башкарылган эшләре буенча экспертлардан кире элемтә һәм киңәшләр алдылар.

Бәйге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры инициативасы буенча үткәрелә. Бәйге Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды ярдәме белән үткәрелә. Бәйгенең операторы – «Үзәк Lab» халыкара урбанистика лабораториясе. Бәйгенең кураторы – creeptone media продюсерлык компаниясе.


---
Камал театры
№ --- | 01.02.2022
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»