|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2022 Бәйге
«ТӘЭСИР» бәйгесенең февраль аендагысы старт алаТатарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырган «ТӘЭСИР» татар видеороликлары бәйгесенең февраль аендагысы башланып китте. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә. Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында катнашучылар күп булу сәбәпле, «ТӘЭСИР» конкурсын оештыручылар тарафыннан аны гыйнвар, февраль һәм март аена да озайтырга дип карар кабул ителде. Бүген жюри гыйнвар эшләре нәтиҗәләре буенча очраша. Елның беренче ае җиңүчеләрен 5 февраль көнне игълан итәчәкбез. Шулай ук бүген бәйгенең февраль аендагысы старт ала. Катнашыгыз! Видеороликларыгызны сылтама итеп bayge.tatar@mail.ru адресына җибәрегез. 1 урынга – 50 мең сум, 2 урынга – 30 мең сум, 3 урынга – 20 мең сум тапшырылачак. Бөтен шартлар Bayge.tatar сайтында. 12+ Фото: бәйгегә килгән видеодан скриншот |
Иң күп укылган
|