поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.01.2022 Язмыш

Мин “кара исемлек”тә...

Элеккеге фатир күршем Алия (исемнәр үзгәртелде – авт.) белән Казандагы зур сәүдә үзәкләренең берсендә, вакцина ясау пунктында очраштык. Күрешмәгәнебезгә нәкъ бер ел узган.

Чират көткән арада хәл-әхвәл сораштык. Үзара аралашып яшәгән егерме елга якын вакыт эчендә туганлашып бетә язган идек. Миннән тугыз яшькә кечерәк булса да, ачык күңелле, күркәм холыклы завод эшчесе Алия белән бик тиз уртак тел таптык. Моңа аның үтә дә ярдәмчеллеге, чиксез юмартлыгы сәбәпче булгандыр, мөгаен. Без бистәдәге фатирга күченгән көнне, яңа күршеләр белән танышып чыгуны сәбәп итеп, табак тутырып телеңне йотарлык тәмле коймаклар пешереп кертүе исемдә. Фатир ишекләребез генә түгел, күңел түрләребез дә бер-беребезгә ачык булганга күрә, гаиләләр эчендәге күп хәлләр мәгълүм иде. Тик без серләрне тышка чыгармадык, гайбәт чәчмәдек, кирәкмәгән җиргә тыкшынып, бер-беребезне уңайсыз хәлдә калдырмадык.
 
Алия белән Азат бик матур ике кыз үстерделәр. Олысы – Элина әтисе ягына тарткан, мишәр әбисе Гатиягә суйган да каплаган. Сынап карый торган чем кара елтыр күзләре дә, карлыгач канатыдай чем кара кашлары да тач әбисенеке инде. Үткен, кызу канлы, максатчан кыз мәктәптә гел бишкә укыды, җәмәгать эшләре эчендә кайнады, әти-әнисенә авырлык китермичә генә, КАИда укып чыкты, сеңлесенә дә укырга керергә булышу җаен тапты.
 
Кызларының кечесе – Асия, әнисе кебек аз сүзле, күндәм холыклы, йорт җанлы, өйдә матурлык тудырырга, башкаларның күңелен күрүдән ямь табып, якыннарына игелек кылып, аларны сөендерүдән ләззәт алучы чын хуҗабикә сыйфатларына ия булып үсте. Алия дә, Азат та авыл балалары, гадилекләре шуннан киләдер, мөгаен. Акчаны көрәп алмасалар да, тырышлыклары, хуҗабикәнең уңганлыгы, һәр тиенне тәртипләп тотуы аркасында, артык мохтаҗлык кичермәделәр. Әти-әниләре исән чагында, ире ягындагы авылдан ите, балы, хатыны ягыннан бәрәңгесе, сөт ризыклары килгәләп торуы иш янына куш булып, очын очка ялгарга ярап куйды. Алия белән Азат үзләре дә тик ятмадылар, бәйрәмнәрдәге озын ялларда, отпускада авыл юлына тузан төшермәделәр. Ике якка да кайтып өй юыштылар, бәрәңге утыртыштылар-алыштылар, печән өстендә, мал суйганда ут өертеп эшләп килүне гадәткә керттеләр.
 
Азатның бертуган сеңлесе Гадилә туган авылындагы егеткә кияүгә чыкты. Аларда да ике кыз туды. Алия каенсеңлесенең балаларын үзеңнекеләр кебек итеп, чын күңелдән яратты. Каенсеңлесенә бала тудыру йортыннан сабыен төреп чыгарга җылы юрган, затлы бәби киемнәре, күпсанлы биләүләр, талдан үрелгән сиртмә бишек бүләк итте.
 
Азат белән Алия кызларын бик матур киендереп үстерделәр. Кечерәя барган әйбәт күлмәкләрне, спорт, коену костюмнарын, кыйммәтле башлыкларны, матур аяк киемнәрен, модалы плащларны, күн курткаларны, яхшы туннарны авылга кайтара бардылар. Колхозда эшләп, рәтле-башлы акча күрмәгән Гадилә бу әйберләрне шатланып кабул итте, кызлары рәхәтләнеп киеп туздырды. Каникулларның беренче яртысын ике йортның да балалары шаулап-гөрләп авылда уздырды, Гатия әбиләре янында чыр-чу килделәр. Август азагында Алия аларның дүртесен дә Казанга алып килеп, тәм-том белән сыйлады, башкаланың кызыклы урыннарына экскурсияләргә йөртте. Балалар мәктәпкә керер алдыннан, җыенысын Мәскәү базарына алып барып, энәдән-җептән киендерде, яңа сумкаларына уку кирәк-яраклары тутырды. Үзенең отпуск акчасы тулысынча кереп бетсә дә, кайгырмады. Балаларның шат йөзләрен күреп, ихластан сөенде, акча җиткерә алмыйча, интегеп яшәгән каенсеңлесенә ярдәм итә алуына куанып яшәде.
 
Кызлары институтта укый, ире төзелеш оешмасында эшли. Алия дә уч тутырып ачка ала башлаган иде. Буй җиткезгән кызлары белән бер бүлмәле фатирда көн күрү генә уңайсыз. Ипотекага булса да, ике бүлмәлесенә тиенеп булмасмы дип өметләнеп, акча җыя башладылар. Максатыбызга якынаябыз дип сөенеп, тырышып эшләп йөргән мәлдә, тез асларына кризис китереп сукты. Төзелеш оешмасы ябылды, ире эшсез калгач, өметсезлектән эчәргә кереште. Ул көннәрдә Алиянең хәсрәтләнгәннәре... Күзеннән нур сүнде, эш эзлисе урында, исереп идәндә аунаган иренең кыланмышларына түзәр хәл юк иде. Хатын таң төбеннән эшенә чыгып китә, ярты төн җиткәндә генә, арып-талып, башын түбән иеп, коты качкан фатирына кайтып керә. Сменасы тәмамлангач, өстәмә эшкә ризалашучы да, ялларда, бәйрәмнәрдә эшкә чыгучы да шушы бичара карусыз хатын иде. Ул ары сугылды, бире чапты, иренең авылдашы Хәйдәр абзый ярдәмендә, Азатны торак- коммуналь оешмасына слесарь-сантехник итеп урнаштырды. Кризис дигән афәт Алия эшләгән заводның да хәлен авырайтты, заказлар кимеде, эш хакын вакытында түли алмый башладылар. Беркөнне акча бөтенләй бетте. Өч көн буена суга салып пешерелгән, бичара хатынның тозлы яшьләре тамган тары өйрәсе ашап тордылар. Студент кызлар укудан соң, көнлекче булып ялланып, аз-маз акча эшләде. Азат эшкә урнашкан оешмада слесарь-сантехникларның эш хакы аз икән, ирнең хезмәттәшләре арасында салырга яратучылар – чутсыз. Фатирлар буйлап йөреп, кемгә хезмәт күрсәтсәләр дә, гадәттә аракы белән сыйланалар. Азатны бу сазлык көннән-көн түбәнгә сөйрәде. Ул өйгә соңга калып, салмыш хәлдә кайтырга гадәтләнде. Кайтмый калган көннәре ешайды. Барлы-юклы акчасының яртысын яшереп калуы, әнисе белән бер яшьтәге исерек марҗага ияләшүе, шунда куна-төнә эчеп, сыйланып ятуы билгеле булды.
 
Шулай авырлык белән яшәп ятканда, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, тугызынчы сыйныфны тәмамлаган олы кызын ияртеп, авылдан каенсеңел Гадилә килеп төште. “Туганым апа, җаныем, Казанда абый белән синнән башка бер генә таяныр кешебез юклыгын беләсең! Зинаһар өцен дип, алдыңа тезләнеп сорыйм: Гүзәлне үз яныгызга сыендыра күрегез! Ул кулинария училищесына укырга керде. Анда тулай торак юк бит. Сездә генә торып укысын инде яме! Авылдан хәл кадәренцә азык-төлеген җибәреп торырбыз”, – дип ялварды. Болай да кысан бер бүлмәле фатирга бишенче кеше өстәлде. Нихәл итәсең, үз – үтерми, ят ярлыкамый, күңелең киң булса, тар тишеккә дә сыясың икән. Гүзәл ике атнага бер мәртәбә авылга кайтып йөрде. Әнисе аңа нибары өч йөз сум акча, егерме күкәй, бераз сөт, май йә эремчек биреп җибәрә иде. Азат белән икәүләшеп элеккечә гөрләтеп эшләп торган чаклары булса, табында артык кашык пәйда булуы сизелмәс иде, мөгаен. Ләкин озын чиратлы талон заманы бит, һәр ризык исәптә, кеше башына граммлап үлчәнгән... Гүзәл әнисе биргән акчаны тиз арада тотып бетерә. Аннан: “Туганым апакаем, бәгеркәем, йөрәк маем! Автобуска түләргә, әбәт ашарга бер кәпикәсез калдым бит, матур апаларыма акца биргәндә, берцәк кенә миңа да өлеш цыгар инде, пажалысты”, – дип, шомырттай кара зур күзләрен мөлдерәтеп, еламсыраган кыяфәттә Алиягә килеп сырпалана. Нихәл итсен беркатлы мәрхәмәтле хатын, хәлләр гел болай тормас әле, тормышлар рәтләнер дип, тешен кысып түзә.
 
Гүзәл укып чыгып, үз районына кайтып эшкә урнашты. Азрак җиңел сулыш алырбыз, тынычлап үзебез генә яши башларбыз дигән мәлдә, бусагада бу юлы кече кызы Айсылуны иярткән Гадилә пәйда булды. Абыйсының бер-бер артлы өч авыр операция кичергәнен, аның гомерлеккә эшкә яраксыз булып, шушы бичара киленнәре җилкәсенә авыр йөк булып калганлыгын белсә дә, бер генә мәртәбә дә сырхауханәгә килмәгән, хәтта телефоннан чылтыратып булса да, бертуганының хәлен белүне кирәксенмәгән мәнсез бәндә иде ул. Ә менә хәзер теле-телгә йокмый: “Моңарцы килә алмавымны гаепкә санамагыз инде. Акца юк бит. Колхоз таралгац, ирем белән икәүләшеп бер тиенсез төп башында утырып калдык. Фураж, пецән сатып алырга сәмән җиткерә алмагац, соңгы сыерыбызны сатарга мәҗбүр булдык. Акцасы бармак арасыннан коелган комдай тиз арада юкка цыкты”. Мунчага ягарга бер машина утын сатып алганнар, газга, утка-суга түләнмәгән бурычларыбызны каплаганнар, быел Казанга институтка керәсе булгач, Айсылуларын баштанаяк киендергәннәр, ә кыз “әртислеккә укыяцак” икән. “Талантлы баланы нәүмиз итеп калдырып булмый бит, нихәл итәсең. Иелгән башны кылыц кисмәс дип, тагын сезгә гозер белән килдем әле менә, – диде Гадилә. – Ят сөяк түгел бит, әзи үземнеке. Бер ана карынында яткан, бер күкрәк сөтен имгән кан кардәшеңнең үтенецен кире какмассың бит әзи, канәтем! Туганым апаны да бик якын итәбез. Шундый шәп кешене көндез цыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың, билләһи-таллаһи! Үзе юмарт, үзе ягымлы. Бәхетең булган икән әзи! Кызларым да аның өцен үлеп тора!”
 
Каенсеңлесенең ире белән парлашып эчеп ятулары, әҗәтләре өчен газларын кисеп китүләре турында яман хәбәрләр килеп ирешкән булса да, Алия артык тел озайтмады. Айсылу аларда яши башлады. Көйсез, озын телле, эшсөймәс бәндә булып чыкты ул. Җитмәсә, тегене ашамыйм, моны яратмыйм дип, ризык талымлаган булып кылана. Үзе җыйнаксыз, юу-җыю дигәнне белми, туганнан туган апаларының киемнәрен сораусыз кия. Ояла, кыенсына белми, олылар белән әрепләшергә күп сорамый. Ярты төнгә чаклы егетләр белән йөреп, салгалап та кайта. Алия җайлап кына, кыз кешегә болай тугарылып йөрергә, намусына тап төшерергә ярамаганлыгын аңлатып карамакчы иде, ишетмәгәнен ишетте. Каенсеңлесе дә, иренең бүтән туганнары да киленне кешегә санамый, алдында юхаланып, аннан бик оста файдалансалар да, артында мыскыллап сөйлиләр, эттән алып эткә салалар икән бит. “Әни белеп әйтә: әзине син генә сихерләп чирләткәнсең, аны кара гүргә кертеп, сөяркәң Хәйдәр абыйга кияүгә чыгарга җыенуыңны белмиләр дисеме әллә?” – дип шарран ярды. Саф күңелле, риясыз хатын бу чаклы нахак сүзләрне күтәрә ала ди мени? Ул башта тораташ катып калды, соңыннан илереп еларга кереште. Үз кызлары, дарулар эчереп, көчкә тынычландырдылар. Ире, кара көеп, ишекне бәреп, урамга чыгып китте. Алия, авыз ачып сүз әйтерлек хәлгә килгәннән соң Айсылуга: “Рәхмәт, сеңлем, күзләремне ачтың, моңарчы кемлегемне белмичә йөргәнмен икән! – диде. – Начар хатын пешергән кайнар аш ашау, ул юган урын җәймәсенә ятып йоклау, әзергә-бәзер безнең хисапка яшәү туйдырган булса, бүгеннән үк тулай торакка күчен! Үз көнеңне үзең күрергә өйрәнерсең. Төне буе егетләр белән рестораннарда типтереп йөрсәң дә сүз әйтүче булмас!” Тузынып чыгып китте кыз. Анасы дөньядагы яман сүзләрне җыеп тутырып хат язды.
 
“Айсылу ирсез бала табып, роддомда калдырып чыккан, институттан да куганнар үзен, карт урыска ияреп, Төмәнгә китеп барган” дигән хәбәрләр килеп ирешә торды. Кызының юлдан язуында Гадилә Алияне гаепләде, ә баласына тиешле тәрбия бирмәве, эшкә өйрәтеп үстермәве турында уйлап та карамады...
 
“Үзебез ирле-хатынлы кухня идәненә иске матрас җәеп йоклап иза чиккәндә, ничәмә-ничә еллар буе бездә бушлай ашап, бердәнбер бүлмәдәге йомшак диванымда аунап, үзләре теләгәнчә яшәп киткән Айсылу мине “кара исемлек”кә керткән, – диде Алия. – Бәйрәмнәрдә котлый, хәлләрен сораша алмыйм. Гадилә мине дә, абыйсын да бар дип тә белми. Ит изгелек, көт начарлык, дип борынгылар белмичә әйтмәгән. Бу хакта газетага язып чык әле, бүтәннәргә сабак булыр”.
 
Фото: пиксабай

 


Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 31.01.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»