|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2022 Криминал
Ике яшьлек баланы нянясы үтергәнСанкт-Петербургта няня белән яшәгән ике яшьлек кызның үлеме турындагы хәбәрне Россиянең Тикшерү комитеты тикшерә. Прокуратура хәбәрләренә караганда, кызчыкның үле гәүдәсе Ленинград өлкәсе Мурино шәһәрендәге йортларның берсендә, фатирда табылган. Баланың әнисе Үзбәкстаннан. Аның сүзләренчә, кызының үле гәүдәсен ул няняның фатирында тапкан. Ана кеше кызын күрергә килә, ләкин бала инде үлгән була, баланың аркасы һәм иягендә төрле шешләр табылган. Ул кызының гәүдәсен үз фатирына алып китә һәм полициягә шалтырата.
Кызчыкның хәле начарланганнан соң, няня баланың әнисенә шалтыраткан һәм аны килеп алуын сораган, дип яза 78.ru хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән.
РБК сайты язганча, бала ике көн элек үлгән. Үзбәкстаннан килеп Питерда төпләнгән 34 яшьлек хатын кызына няняны интернетта тапкан. Бәя турында килешеп, баланы аның фатирында калдырган, ә үзе эшкә чыгып киткән.
Полиция хезмәткәрләре няняны тоткарлаган, дип хәбәр итә 78.ru басмасы. Ике хатын-кыздан да сорау алалар, дип яза 47news хокук саклау органнарына сылтама белән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|