поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.01.2022 Шоу-бизнес

Җырчы Фирүзә Париж, сәхнә эшен ташлап, Польшага китеп барган

Уфада яшәп иҗат иткән җырчы Фирүзә Париж (үз фамилиясе — Аллаярова — Л.Й.), шәһәр читендәге яңа йортын бикләп, сәхнә эшен калдырып, Польшага китеп барган. Инде биш ай Краков шәһәрендә тора ул. Эшне дә тиз тапкан.

— Тәүге тапкыр Варшава аэропортына килеп төшүгә, мондагы мохит үзенә җәлеп итте. Күптән биредә яшим кебек тоелды, — ди Фирүзә. — Шәһәрнең аурасы, культурасы, халкының энергетикасы әйбәт. Урамда елмаеп узалар. Шуңадыр, бик тиз ияләштем. Үземне чит ил кешесе кебек хис итмим. Польшада озагракка калу өчен, документ эшләрен тәртипкә салып йөрим.

 
— Фирүзә, әле күптән түгел генә ремонт эшләре белән мәш килә идең. Ничек Польшага киттең?
— Берәр Европа иленә китеп яшәү турында күптәннән хыялландым. Йорт алдым. Аннары пандемия башланды, иң зур зыянны артистлар күрде: концертлар, мәҗлесләр тукталды. Бер-ике ел шулай утырдым да, болай булмый, дип эзләнә башладым. Башта Испанияне карадым. Әмма күп илгә виза алып булмый, чикләр ябык иде. Шулай туры килде, китәргә дип карар кылгач, көтмәгәндә Польшада яшәүче танышым Людмиладан чакыру алдым. Виза да җайлы эшләнде. Ике чемоданымны тутырдым да Мәскәү аша башта 4 сәгатькә якын — Варшавага, аннан соң 1,5 сәгать Краковка очтым. Бу шәһәр башкаладан бераз кечерәк. Узган елның август азагыннан биредә яшим. Виза вакыты тәмамланды. Хәзер яшәүгә рөхсәт (вид на жительство) документлары артыннан йөрим.
 
— Улың Кинйә янәшәңдә иде. Ул хәзер кайда?
— Кинйә былтыр Казанга күченде, көллияткә укырга керде. Хәзер ул кызым һәм киявем янәшәсендә. Балаларым өчен күңел тыныч, алар бергә. Кинйә Казанга киткәч, йортта берүзем калдым, ямансу булды. Бәлки, чит илгә китү теләген шул да тизләткәндер. Тормышта, гомумән, тәвәккәл кеше мин. Берәр уй кердеме, чынга ашырмыйча туктамыйм.
 
— Фирүзә, син иҗат кешесе. Күңел сәхнәгә тартыламы?
— Әгәр исән-имин булып, биредәге тормыш шулай җайлы дәвам итсә, Россиядән Польшага килеп урнашкан милләттәшләрне җыеп, татар-башкорт оешмасы булдырып, киләчәктә Сабантуйлар уздыру, төрле очрашулар оештыру хыялы бар. Вакыт күрсәтер.

— Уй-ниятләрең чынга ашсын!
— Рәхмәт. Барыбыз да исән-сау булыйк!
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 31.01.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»